Альмир Абашев

табиб, министр From Wikipedia, the free encyclopedia

Альмир Абашев
Remove ads

Альмир Абашев, Альмир (Әлмир)[1] Рәшит улы Абашев (Альмир Рашидович Абашев, 1975 елның 6 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― медицина фәннәре кандидаты, беренче квалификацияле категорияле табиб, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры (2025 елның 8 октябреннән). Татарстан Республикасының Атказанган табибы.

Кыска фактлар Альмир Абашев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1975 елның 6 декабрендә Казанда табиблар гаиләсендә туган. Аның әтисе РФ атказанган табибы Рәшит Җәләлетдин улы Абашев озак еллар Республика медицина диагностика үзәген (соңрак ул 2нче республика хастаханәсе) җитәкләгән [2][3].

«Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын (1998), аннары Казан дәүләт медицина академиясенең клиник ординатурасын (2000), неврология, вертеброневрология һәм мануаль медицина кафедрасын тәмамлаган.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 1994 елдан бирле эшли. Республика вертеброневрология үзәгенең неврология бүлеге мөдире булган. Республика клиник неврология үзәге генераль директоры урынбасары булып хезмәт иткән. Ел ярым дәвамында «Обсерватория» республика балалар туберкулез шифаханәсенең баш табибы вазыйфасын башкарган.

2003 елдан 2016 елга кадәр 2нче номерлы республика клиник хастаханәсенең баш табибы булган. Аннары өч ел дәвамында Казан федераль университетының медицина-санитария бүлеген җитәкләгән.

2019 елның апреленнән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгының беренче урынбасары вазыйфасын башкарган.

2025 елның 28 августыннан ― Татарстан сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

2025 елның 8 октябреннән ― Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры[4].

Remove ads

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Гаиләле.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads