Анатолий Музыкантов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Музыкантов Анатолий Николаевич (26 гыйнвар 1950) — ССРБ һәм Россия мәдәният хезмәткәре, биюче, педагог һәм балетмейстер.

Кыска фактлар Анатолий Музыкантов, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Анатолий Николаевич Музыкантов 1950 елның 26 гыйнварында Татар АССР-ының Чүпрәле районы Кече Үби авылында туган. Чуаш шагыйрәсе Н. Игнатьеваның агасы[3] һәм В. И. Музыкантованың ире[4].

1978 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый, аннары 1978-1980 елларда Чуаш дәүләт җыр һәм бию ансамблендә балет артисты булып эшли [5].

1980 елда Анатолий Музыкантов Чебоксар сәнәгать тракторлары заводының Мәдәният йорты базасында «Сувар» халык бию ансамблен оештыра, аның җитәкчесе була. 1983 елда ансамбльгә «халык» исеме бирелә. Бераз вакыттан соң А.Н. Музыкантов Чуаш дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыта[5].

2020 елның 30 гыйнварында халык иҗатының Җөмһүрият үзәге «Трактор төзүчеләр Мәдәният йортының» зур залында Чуашстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Анатолий Николаевич Музыкантовның 70 яшенә багышланган «Музыкантов чакыра...» юбилей кичәсе үтә[6].

Remove ads

Казанышлары


Чуаш АССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре (1994).
2002 елда иң яхшы балетмейстер буларак «Алтын саз» премиясенә лаек була.
«Халык бейеуе» номинациясендә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Россия рухы» премиясе лауреаты, Чуашстан һәм Идел буе үзешчән ансамблләре өчен чын мәгъәнәсендәге остаханәгә әверелгән коллективны булдырганы өчен (2003).
«Чуашстан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнә (2010).

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads