Анатолий Рябов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Анатолий Рябов (15 апрель 1894, Лобаски[d], Лукоянов өязе, Түбән Новгород губернасы, Россия империясе — 23 май 1938 (44 яшь), Саранск, РСФСР, СССР) — телләр белгече, педагог, җәмәгать эшлеклесе. Нежин педагогика инсититутын тәмамлагачтын (1916) Омск шәһәренең мәгариф оешмаларында эшли. 1922-1924 елларда – Түбән Новгород губерна халык мәгарифе бүлеге хезмәткәре, 1924-1930 елларда РСФСР Халык мәгарифе комиссариаты каршындагы милли азчылыклар шурасында мордва асбүлеге мөдире; шуннан соң яңа әлифба Бөтенсоюзүзәк комитетында эшли. 1934-1937 елларда – Саранск аграр-педагогика институтының мордва телләре кафедрасы мөдире. Репрессияләнә (атып үтерелә), 1956 елда аклана.[1] Әлифба китаплары, эрзә мәктәпләре өчен дәреслекләр һәм уку әсбаплары, мордва телләренең морфологиясенә һәм фонетикасына караган фәнни хезмәтләр, латин хәрефләренә нигезләнгән эрзә әлифбасы проекты (1932) авторы.
Remove ads
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads