Анджелина Джоли

From Wikipedia, the free encyclopedia

Анджелина Джоли
Remove ads

Анджелина Джоли[5] (ингл. Angelina Jolie[6], туганда Войт (ингл. Voight), элегрәк Джоли Питт (ингл. Jolie Pitt); 4 июнь 1975, Лос-Әнҗелес, Калифорния, АКШ) — америка актрисасы, кинорежиссеры һәм сценаристы, фотомодель, БМОның игелекле ихтыяр илчесе .

Кыска фактлар Анджелина Джоли, Туган телдә исем ...

«Оскар» премиясе иясе, «Алтын глобус»ның өч премиясе (тарихтагы өч ел рәттән премия яулаган беренче актриса) һәм ике «АКШ киноактерлар гильдиясе» премиясе иясе.

Беренче тапкыр 1982 елда кинода чыгыш ясаган. Ул комедия фильмындагы "Эзләп чыгу юлында» (шулай ук анда аның әти-әнисе төшкәннәр)[7], әмма танылуны «Лара Крофт: Кабер талаучы» һәм «Лара Крофт: Кабер талаучы. Тормыш бишеге» фильмнарындагы видеоуеннар героинясын Лара Крофтны уйнаганнан соң алган.

2009, 2011 һәм 2013 еллардагы Forbes журналының версиясе буенча Джоли иң күп акча ала торган Голливуд актрисасы исемен алган[8][9].

Коммерция ягыннан иң уңышлы «Малефисента» (дөнья прокатындагы җыемнар — 758 миллион АКШ доллары), «Мистер һәм миссис Смит» (дөнья прокатындагы җыемнар — 478 миллион АКШ доллары), «Бигрәк куркыныч» (341 миллион АКШ доллары), «Солт» (293 миллион АКШ доллары), шулай ук «Турист» (278 миллион АКШ доллары), «Лара Крофт: Кабер талаучы</a>» (274 миллион АКШ доллары) һәм Николаса Кейдж катнашында чыккан «60 секунд эчендә куып җитәргә» (237 миллион АКШ доллары)[10] фильмнары булган.

Remove ads

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads