Андрей Зефиров
Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясе әкәдимиге From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Андрей Зефиров (2 октябрь 1950[1] (75 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — физиолог, медицина фәннәре докторы, профессор, Рәсәй медицина фәннәре академиясе әгъза-мөхбире, ТР Дәүләт премиясе лауреаты. Нерв системасы һәм хәрәкәт аппараты физиологиясе өлкәсендә белгеч. Синаптик тапшыру проблемнарына караган 160 тан артык фәнни хезмәт авторы.
Remove ads
Биографиясе
Андре́й Льво́вич Зефи́ров 1950 елның 2 октябрендә профессор, КДУның кеше һәм хайваннар физиологиясе кафедрасы мөдире Л.Н.Зефиров (1926-1996) һәм табиб-психиатр Ф.К.Зефирова гаиләсендә туа.
1973 елда Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый, аннары шунда ук нормаль физиология кафедрасына аспирантурага укырга керә.
Фәнни эшчәнлеге
- 1976 елда «Функциональные различия в нервно-мышечных синапсах портняжной мышцы лягушки» темасына кандидатлык диссертациясен яклый.
- 1986 елда — «Пространственно-временные характеристики квантовой секреции медиатора из двигательных нервных окончаний» темасына докторлык диссертациясен яклый.
- 1988 елда аңа профессор гыйльми исеме бирелә.
- 1986 елда дәвалау факультеты деканы.
- 1991 елда-КДМУның нормаль физиология кафедрасы мөдире итеп сайлана.
- 2004 елда РМФА әгъза-корреспонденты итеп сайлана.
- 2014 елдан-РФА физиология фәннәре бүлеге әгъзасы, корреспондент.
- 2019 елның 15 ноябрендә РФА академигы итеп сайлана.
Абыйсы Тимур (1955 елда туган) - КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтының кафедра мөдире, Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре.
Remove ads
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1994)
- Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе (1999)
- И.П.Павлов исемендәге Физиология җәмгыяте медале (2001)
- "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале (2005)
- Россия Медицина фәннәре академиясенең академик П.К.Анохин исемендәге медале (2007)
- РМФА Президиумының Мактау грамотасы (2011)
- РМФА А.Д.Сперанский исемендәге алтын медаль (2012)
- РФА А. А. Ухтомский исемендәге премиясе (2015)
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2015)
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads