Апостол Варфоломей

From Wikipedia, the free encyclopedia

Апостол Варфоломей
Remove ads

Варфоломе́й (Нафанаи́л) (арам. בר-תולמי, грек. Βαρθολομαίος, лат. Bartholomaeus) — Гайсә Мәсихнең унике апостолының (шәкертенең) берсе, исеме Инҗил аша билгеле.

Кыска фактлар Изге Варфоломей, Туган телдә исем ...
Remove ads

Инҗил буенча

Маттай (10:3), Марк (3:18) һәм Лүк (6:14) Инҗилләрендә һәм Апостолларның эшләре (1:13) китабында китерелгән апостоллар исемлекләрендә исеме искә алынган. Изге китапны өйрәнүчеләр фикеренчә, Яхъя Инҗилендәге (1:45-50) Нафанаил – ул Варфоломей үзе. Димәк, апостол Варфоломей – Гайсәнең иң беренче укучыларының берсе, ул иманга дүртенче булып килгән (Андрей, Петер һәм Филипптан соң).

Инҗилдә хәбәр ителгәнчә, Варфоломей тумышы белән Гәлиләядәге Кәнадан булган (Яхъя, 21:2). Мөген, ул апостол Филиппның туганы яки якын дусты булгандыр, чөнки нәкъ менә Филипп Варфоломейны Гайсә янына китерә, һәм апостол исемлекләрендә дә алар бергә языла.

Remove ads

Риваятьләрдә

Thumb
Апостол Варфоломейның газап чигүе (Джованни Тьеполо, 1722 ел)

Риваять буенча, Варфоломей, Филипп белән бергә, Кече Азия шәһәрләрендә дин тарату белән шөгыльләнә. Аның Һиндстанга баруы, Әрмәнстанда вәгазьләр сөйләве һәм Арташат калкулыгында апостол Яһүд Фаддей белән очрашуы хәбәр ителә (Әрмән чиркәве аларны үзенең нигез салучысы дип саный).

Мәҗүси каһиннәренең сүзенә ияреп, әрмән патшасының энесе, Астиаг, Албан исемле шәһәрдә Варфоломейны кулга ала. Аны башын аска куеп асалар, ләкин ул вәгазьләвен туктатмый. Шуңарга аны тәредән төшерәләр, тиресен туныйлар, ә аннары башын кисәләр.

Remove ads

Хөрмәт итү

Апостол Варфоломейны искә алу бу көннәрдә башкарыла:

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads