Архимед спирале
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Архиме́д спира́ле — спираль, яссы кыек, башлангычы O-да булып OV нуры буйлап бертөрле тигез чамалы итеп хәрәкәтләнүче M (1-енче рәсемне кара) ноктасының траекториясе. Башка сүзләр белән ρ = OM арасы OV нурының φ борылу почмагына пропорциональ.
OV нурының бер почмакка борылышына бер һәм шул ук ρ артуы тәңгәл килә.
Бу спиральнең хасиятләре борынгы грек галиме Архимед тарафыннан "Спиральләр турында" иншасында тасвирланган.


Remove ads
Тасвирлама
Поляр координаталар системасында Архимед спираленең тигезләмәсе шулай дип языла:
- (1)
биредә k — M ноктасының r нуры буенча бер радианга тигез почмакка борылганда күчеше.
Турының -га борылышына a = |BM| = |MA| = күчеше тәңгәл килә. a саны «спираль адымы» дип атала. Архимед спираленең тигезләмәсен башкача шулай дип язарга мөмкин:
Нурны сәгать йөрешенә каршы борганда уң спираль (зәңгәр сызык) (2-енче рәсемне кара), сәгать йөреше буенча борганда — сул спираль (яшел сызык) барлыкка килә.

Спиральнең ике ботагы да (уң һәм сул) бер тигезләмә белән тасвирлана (1). Уңай кыйммәтләргә уң спираль, тискәреләргә — сул спираль туры килә. Әгәр M ноктасы UV турысы буенча тискәре кыйммәтләрдән O әйләнү үзәге аша һәм дәвам итеп уңай кыйммәтләргә UV турысы буйлап хәрәкәтләнсә, M ноктасы спиральнең ике ботагын да сызачак.
Башлангыч O ноктасыннан сызылган OV нуры спиральне чиксез кат кисеп уза — B, M, A нокталары һ.б. B һәм M, M һәм A нокталары аралары спираль адымы -га тигез. Спираль сүтелгәндә O ноктасыннан M ноктасына кадәр ара чиксезлеккә омтыла һәм спиральнең адымы даими (чикле) булып кала, ягъни үзәктән ераграк булган саен, спиральнең чорнамнары әйләнәгә якынлаша.
Remove ads
Сектор мәйданы
OCM секторының мәйданы :
- ,
биредә , , .
, , булганда, формула (2) формула беренче спиральнең беренче чорнамы һәм CO кисемтәсе арасында фигураның мәйданын бирә:
- ,
биредә — радиусы спиральнең адымы — -га тигез түгәрәкнең мәйданы .
Барча бу хасиятләр һәм тигезләмәләр Архимед тарафыннан ачылган булган.
Remove ads
Архимед спирале дугасы озынлыгын исәпләү
Дуганың чиксез кечкенә кисемтәсе шуңа тигез (рәс.3 кара):

- ,
биредә — почмагының -га арттырганда радиусның артышы. Чиксез кечкенә почмак артышы өчен түбәндәге дөрес:
- .
Шуңа күрә:
һәм
- булганга күрә
яки
- .
дугасының озынлыгы -дан буенча -дан -га кадәр интегралга тигез:
- .[1]
Remove ads
Өч үлчәмле гомумиләштерү
Архимед спираленең өч үлчәмле гомумиләштерүе дип коник спиральнең конус күчәренә перпендикуляр яссылыкка проекциясен санарга була.

Искәрмәләр
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
