Архитектура

From Wikipedia, the free encyclopedia

Архитектура
Remove ads

Архитекту́ра яки мигъмарият (лат. architectura, бор. грек. αρχι — «баш, өлкән» һәм τέκτων — «төзүче, балта остасы» сүзләреннән) — кешеләрнең тормышына һәм эшчәнлегенә кирәкле биналарны, башка корылмаларны, заманча техник мөмкинлекләргә һәм җәмгыятьнең эстетик карашларына нигезләнеп, проектлаштыру һәм төзү осталыгы.

Кыска фактлар Әсәр яки аның атамасы теле, Кайда өйрәнелә ...
Thumb
Сицилиядә безнең чорга кадәр V гасырда корылган Герага багышлаган грек гыйбадәтханәсе

Биналарның һәм корылмаларның тышкы кыяфәте шулай ук архитектура дип атала. Шуның өстенә биналарны һәм корылмаларны җыйма рәвештә архитектура дип атыйлар.

Thumb
Һиндстанда Таҗ Махал (1632–1653)
Remove ads

Архитектура гыйлеме

Архитектураны өйрәнүче иҗтимагый, техник һәм махсус фәннәр комплексы. Төп тармаклары: архитектура, шәһәр төзелеше теориясе һәм тарихы, архитектура истәлекләрен реставрацияләү һәм реконструкцияләү, ландшафтлар архитектурасы, архитектура иҗаты методологиясе, архитектура тәнкыйте. Архитектура гыйлеменең фән буларак барлыкка килүен галимнәр Борынгы Рим архитекторы һәм инженеры Витрувийның «Архитектура турында ун китап» дигән трактаты (б.э.к. 1 йөз) белән бәйлиләр, анда шәһәр төзелеше, инженер-техник һәм бизәлеш мәсьәләләре бәян ителә. Архитектура гыйлеме үсешендә Л. Альбертиның «Биналар төзү турында» (1485), А. Палладионың «Архитектура турында дүрт китап» (1570), Д. Виньоланың «Архитектурада биш ордер кагыйдәсе» (1562) дигән трактатлары мөһим роль уйный. 18-19 йөзләрдә архитектура фәне үсеше нигездә архитектура (ордер) формалары теориясен эшләү, дөнья архитектурасы истәлекләрен ачу һәм өйрәнү юнәлешендә бара. Моңа күренекле француз һәм немец галимнәренең (И. Винкельман, Г. Шлиман, Ф. Майер, К. Шинкель, Виолле ле Дюк, О. Шуази һ.б.) археология һәм реставрация өлкәсендәге эшчәнлекләре сәбәп була. Нәтиҗәдә дөнья халыкларына Троя, Микен, Помпеи, Петра, Персепольдәге мәдәни истәлекләр белән танышу мөмкинлеге ачыла. Бу истәлекләрнең тарихын һәм архитектурасын тирәнтен өйрәнүгә, төрле төбәкләр һәм дәверләрнең архитектурасы арасындагы үзара йогынтыларны һәм багланышларны тикшерүгә этәргеч бирә. Бөтендөнья архитектурасы тарихын өйрәнүгә нигез салына. 20 йөздә тикшеренүләрне Л. Беневоло, З. Гидион, Г. Зитте, М. Майер, Н. Певзнер, М. Рагон һ.б. дәвам иттерә. Тикшеренүчеләр, архитектура һәм шәһәр төзелеше композицияләре мәсьәләләреннән тыш, ландшафтка бәйле, техноген, экологик һ.б. аспектларның теоретик проблемаларына да игътибар итәләр.[1]

Remove ads

Тарихы

Стильләр

Танылган шәхесләр

Оешмалар

Бүләкләр

Музейлар

Уку йортлары

Фәнни басмалар

Терминология

Подробнее исем, тасвир ...
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук кара

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads