Ацтеклар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ацтеклар - Мексикада яшәүче, бигрәк тә науатль теле туган теле булган халык. Ацтек (Ацтекатль) науатль телендә «берәү Ацтланнан» дигәнне аңлата. Ацтлан - шул вакытның науатль телендә сөйләшүче халык мәдәнияте өчен мифологик урын.

Ацтеклар цивилизациясе XIV - XVI гасырларда, Месоамерика хронологиясендә соңгы пост-классик периодында Урта Американың шактый зур өлешен биләп торган.
Мехикаларның ышанулары буенча Мехико-Теночтитлан күл уртасындагы утрауда, Ацтланда урнашкан, һәм аның халкы ацтекатль дип аталган. Моннан ацтек сүзе килеп чыккан. Еш кына "ацтек" төшенчәсе Теночтитлан (хәзерге вакытта Мехико шәһәре урынында) Мехика кешеләрен аңлата.
Кайвакыт төшенчә шулай ук Теночтитланның ике мөһим шәһәр-дәүләтен - Тешкокодагы Аколюа һәм Тлакопандаг Тепанекны үз эченә ала, бу шәһәрләр бөтенесе бергә ацтекларның өчлек альянсын - "Ацтек империясен" тәшкил иткән.
13-нче гасырдан башлап, Мехико Үзәне Ацтек цивилизациясенең йөрәге булып торган: монда Тешкоко Күлендәге утрауларда ацтекларның өчлек альянсының башкаласы Теночтитлан урнашкан. Өчлек альянсының сәяси гегемониясе Мехико үзәненнән бик ерак җирләргә кадәр җиткән.
Халык какао эчемлеген яраткан, шуннан тыш какаоны төрле ризыклар ясауда кулланган. Ацтекларда акча ролен дә какао орлыклары үтәгәне билгеле. Хәтта акчаны ялганлап җирдән, яки балчыктан ясау очраклары да булган. Мисал өчен: бер корбан өчен «сыйфатлы» колның бөясе 4000 какао орлыгы булган.
1521 елда, Эрнан Кортес күп санлы науатль телендә сөйләшүче союздашлары белән бергә, Теночтитланны яулап ала һәм ацтек өчлек альянсын тар-мар итә. Ацтекларның башкалалары урынында яңа шәһәргә - Мехикога нигез салына.
Remove ads
Чыганаклар
- Какао Месоамерика индейцлары мәдәниятендә 2012 елның 11 март көнендә архивланган.
Сылтамалар
- Aztecs at Mexicolore: даими яңартыла торган җитди барлык буын өйрәнүчеләр өчен махсус ацтекларга багышланган уку-укыту сайты.
- Aztecs / Nahuatl / Tenochtitlan:
- http://www.hist.umn.edu/~rmccaa/mxpoprev/table2.htm
- Pre-columbian Aztec Collection 2010 елның 19 февраль көнендә архивланган.: ацтек эш һәм сугыш кораллары фотосурәтләре
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads