Бану Каһарманова
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Бану Каһарманова (7 октябрь 1973 ел) — укытучы, журналист. 2000 елдан Башкортстан Республикасының Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2015). Шәһит Ходайбирдин исемендәге бүләк лауреаты (2008).
Remove ads
Биографиясе
Бану Латыйф кызы Каһарманова 1973 елның 7 октябрендә Башкорт АССРның Учалы районы Яңа Озынгул (Озёрный) авылында туган. 1998 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге
1994 елдан алып «Аманат» журналы мөхәррире.
1998 елдан — Озерный урта мәктәбенең директор урынбасары.
1999 елдан башлап «Җаек» гәзетасы хезмәткәре: 2000 елдан — хәбәрче, 2002 елның августыннан — җаваплы сәркатиб.
2002 елның декабреннән алып «Серп и Молот», 2006 елдан алып «Яшьлек» газетасы хәбәрчесе.
Социаль темаларга мәкаләләр авторы.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстанның атказанган матбугат һәм киң мәгълүмат хезмәткәре (2015)
- Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2008).
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads