Батбай

From Wikipedia, the free encyclopedia

Батбай
Remove ads

Батбай яки Батбай хан, Батбаян (tat.lat. Batbay(үле сылтама)) (7 гасыр) — Бөек Болгар иле хәкиме, Кубрат ханның улы, Идел буе Болгарына нигез салучы Котрагның һәм Дунай буе Болгарына нигез салучы Аспарухның абые.

Кыска фактлар Батбай, Туган ...
Remove ads

Чыгышы

632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бер туганының улы Кубрат тәхеткә утырган. Кубрат VII йөзнең 50 нче еллар ахыры—60 нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр — 642 елда, диләр). Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән.

Риваятьтә Кубрат хан улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг , өченчесе — Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

Remove ads

Көрәше һәм мирасы

Кубрат ханның өлкән улы Батбай Төньяк Кавказда үз җирләрендә торып калган һәм хәзәрләргә буйсынган. Тора-бара аның җитәкчелегендәге болгарлар, ягъни кубан болгарлары, «кара болгарлар» дип атала башлаганнар. Бүген алар белән хәзерге карачайлар (карачалылар) һәм балкар халыкларын бәйлиләр. «Болгар» һәм «балкар» сүзләренең якынлыгына игътибар итегез. «Кара» сүзе гомумән төрки телле күп кенә халыкларга хас үзенчәлек. Ул аларның кара тутлы булуларыннан алынган. Мәсәлән, карачалардан тыш кара нугайлар, безгә мәгълүм кара хәзәрләр, кара кытайлар булган (кара кытайлар—алар кытайлар түгел, ә VI—VIII йөзләрдә төньяк-көнчыгыш Кытайда яшәгән төрки кабиләләр).

Шунысын да әйтергә кирәк, фәндә мәгълүмлек алган Перещепкино хәзинәсе дә—алтын һәм көмеш савытлар, кыйммәтле кораллар, бизәнү әйберләре, алтын йөзекләр һ. б.— Батбай исеме белән бәйле. Ул Полтава өлкәсенең Кече Перещепкино авылы янында табылган.

Remove ads

Шулай ук карагыз

Документаль фильмнар

Тышкы сылтамалар

  • Идел Болгар иле
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads