Башинформ

мәгълүмат агентлыгы (Уфа, Башкортстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia

Башинформ
Remove ads

Башинформ (баш. Башинформ) ― Уфа шәһәрендә урнашкан Россия мәгълүмат агентлыгы, акционерлык җәмгыяте. Материаллар рус, инглиз һәм башкорт телләрендә басыла. Мәгълүматны тарату электрон ысул белән һәм агентлык сайтында урнаштыру юлы белән башкарыла.[3]

Кыска фактлар Нигезләнү датасы, Рәсми тел ...

Тулы рәсми исеме ― «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы» акционерлык җәмгыяте (Акционерное общество «Информационное агентство «Башинформ»), оештыручысы ― Башкортстан Республикасы Хөкүмәте.

Remove ads

Тарих

1992 елның 1 августында Башкортстан Республикасы Югары Советы Президиумы карары белән шул ук исемдәге газета базасында «Версия» республика мәгълүмат-хокукый агентлыгы оештырыла.[4] Агентлыкны булдыру инициативасы Башкортстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Виктор Журавлевтан килә. 1992―1994 елларда «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы («Башинформ» МА) Уфа шәһәре, Ленин урамы, 7 адресы буенча Эчке эшләр министрлыгы бинасында урнашкан булган.[5]

1994 елда «Версия» республика мәгълүмат-хокукый агентлыгы «Башинформ» дәүләт мәгълүмат‑хокук агентлыгы (рус. Uосударственное информационно‑правовое агентство «Башинформ») итеп, 1995 елда Башкортстан Республикасының «Башинформ» дәүләт мәгълүмат агентлыгы (рус. Государственное информационное агентство Республики Башкортостан «Башинформ») итеп үзгәртелә.

2002 елда Башкортстан Республикасы Президенты хакимиятенең җитәкчесе Илдар Гыймаев (ru) (ул акционерлык җәмгыятенең директорлар советының беренче рәисе дә булган) инициативасы белән «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы» ААҖ (ОАО «Информационное агентство «Башинформ») итеп үзгәртелә.

2020 ел башыннан агентлык базасында холдинг оештырыла (холдингка «Башинформ»нан тыш, «Республика Башкортостан» нәшрият йорты, «Башкортостан» телерадиокомпаниясе кертелә). [6]

Remove ads

Урнашуы

1995-2002 елларда «Башинформ» дәүләт мәгълүмат агентлыгы Уфа шәһәренең Гафури урамы, 101 адресы буенча урнашкан.

2002 елда Илдар Гыймаев («Башинформ акционерлык җәмгыятенең директорлар советының беренче рәисе) инициативасы белән агентлыкка Уфа шәһәренең Киров урамы, 45 нче йорттагы элеккеге «Башфото» тресты – «Нур» бинасы тапшырыла.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгында матбугат чаралары үткәрү өчен ике популяр мәйданчык, 30 журналистка һәм 4 спикерга исәпләнгән конференцияләр залы һәм залда 72 урынга һәм президиумда 4 урынга исәпләнгән конференц-холл бар. Ел саен бу мәйданчыкларда 150-200 чара үткәрелә.

Remove ads

Җитәкчеләр

Акционерлык җәмгыяте директорлар советы рәисләре
  • Илдар Рәис улы Гыймаев
  • Ростислав Рәфкать улы Морзагулов (2018 елдан)[7]
Төрле вакытта агентлык җитәкчеләре
  • Журавлёв Виктор Игнатьевич
  • Азнабаев Юнир Әхмәтҗан улы
  • Ульчев Максим Владимирович (2010—05.2020) [8]
  • Сәгыйтова Дилә Рәис кызы (в.б.) [9]
Баш мөхәррирләр
  • Шакиров Алик
  • Шәрәфетдинов Руслан Михаил улы (в.б.) [10]
  • Вәлиев Артем Валерий улы

Рейтинглары

  • 2015 елның июленә «Башинформ мәгълүмат агентлыгы сайты Яндекс. Каталог мәгълүматлары буенча, Башкортстанда тИЦның (тематик цитаталар индексы) иң югары күрсәткеченә ия булган.
  • «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы күп еллар дәвамында Башкортстанда нәшер ителүче массакүләм мәгълүмат чаралары арасында цитаталау буенча лидер булып тора. [11]
  • 2015 елда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эшен яктыртуга багышланган конкурс нәтиҗәләре буенча «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы «Алтын сайт» дип танылган.
  • 2017 елда агентлык ел дәвамында үз аудиториясен ике тапкыр арттыра, аена кереп караучылар саны 900 меңгә җитә, айлык аудитория буенча Идел буе федераль округы дәүләт ММЧлары арасында беренче урынны алып тора. [12]
Remove ads

Фотогалерея

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads