Башкортлар (этноним)

From Wikipedia, the free encyclopedia

Башкортлар (этноним)
Remove ads

«Башкорт» («баскард», «паскатур», «баскирд», «башкирд», «башкирцы»)[1][2] — башкортларның үзатамалары,[3][4] шулай ук Идел-Урал халыклары арасында IX—XIX гасырларда кулланылган тарихи этноним, икенче очракта этноним язу һәм әйтү формалары бер-берсе белән аерыла.[3][5][6][1] Терминының беренче язма хәбәрләре гарәп язма чыганакларында IX гасырда барлыкка килә.[2] Урал төбәгендә «башкирд»/«башкорт» тамырлары белән бәйле борынгы топонимнар булмау сәбәпле, бу экзоним «бәджа огур, угыр баҗасы» төрки экзоэтнонимыннан килеп чыккан дип әйтергә була.[7][8]

Thumb
Язучы Мәҗит Гафури паспортында башкорт катлавына керүен күрсәтүче язу

«Башкортлар» төшенчәсе XX гасыр башына кадәр ике төрле мәгънәгә, этник һәм катламга ия була.[9][10] Җирнең тулы хокуклы хуҗалары буларак, асаба-башкортлар Уфа губернасының башка мөселманнары өчен кызыксындыргыч төркем булып торалар. Шуңа күрә күп кенә татар авыллары халкы үзләрен башкортлар дип атаган. Әмма башкорт гаскәрләрен бетергән һәм йомышлы халыкны гомумгражданлык халәтенә күчергәннән соң, җирләрне тигез итеп ызанлау башлана. Нәтиҗәдә, барлык катлаулар да тигез җир алгач башкорт катламында калырга омтылу мәгънәсен югалткан. Нәтиҗәдә, киләсе халык санын алу башкортларның саны кимүен терки.[11]

Remove ads

Этимологиясе

Әлеге вакытта башкорт этнонимының 160-тан артык барлыкка килү варианты бар.[3]

  • XVIII гасыр тикшеренүчеләре В. Н. Татищев, Пётр Рычков, И. Г. Готлиб буенча, башкорт сүзе «баш корт», ягъни «баш бүре» дигәнне аңлата.[12][13][14]
  • Тарихчы һәм туган якны өйрәнүче В. С. Юматов (?-1848) буенча, башкорт — «баш корт». Монда «корт» сүзе бал корты мәгънәсендә.[15]
  • Этнограф-галим Наил Вәли улы Бикбулатов буенча, этноним, Гардизиның (XI б.) тарихи язмаларында телгә алынган, Җаек елгасы бассейнында хәзәрләр һәм кыпчак арасында яшәгән, 2000 яугир булган легендар сәрдар «Башгирд (Башкорт хан)» исеменнән килеп чыккан дигән фикер тәкъдим итә.[16]
  • Мадьяр төркиятчеләре Б. Мункачи, Ю. Ф. Немет, америка галиме Д. М. Данлоп буенча «башкорт» этнонимы «биш кабилә, биш угыр (огур)» дип аңлатылган «beshgur, bashgur» формаларыннан барлыкка килгән. Шулай ук Мункачи һәм Данлоп фикеренчә, хәзерге телдәге «Sh» авазының болгар телендәге «L» авазына тура килүе нигезендә, «башкорт (bashgur)» һәм «булгар (bulgar)» этнонимнары эквивалентлы булып тора. Бу фикерләр белән Зәки Вәлиди килешә.
  • Танылган төрки этнонимнар тикшерүчесе Николай Баскаков буенча, башкорт сүзе 2 кисәктән оеша: «badz(а)»—"баҗа", «(о)гур»—"кабилә атамасы", һәм мәгънәсе дә «угыр бажалар». Шулай ук Баскаков бу этнонимны бәҗәнәкләрнең атамасы белән чагыштыра. Баскаков фикеренчә төрки һәм монгол телләрендә сүз башындагы «b ~ к» алмашучанлыгы нигезендә, «башкорт» һәм «мадьяр» этнонимнары бер чыгышлы дигән сыгымтага килә: башкорт — badža oγur (огурлар баҗасы, угырлар баҗасы) > badž(a) oγur > badžγar бу форманы ала madž(a) oγur > madžγur өлкәсе madžγar > madjar.[17]
  • М. З. Зәкиев буенча башкор/башкыр этнонимы баш-огур («төп огур/угыр» яки «башка угыр») композитына барып тоташуы мөмкин: башоғур>башғур>башғыр>башҡор.
  • Этнограф Раил Кузеев этноним баш — «баш», «төп» һәм кор(т) — «ыруг», «кабилә», «бүре» сүзләреннән барлыкка килү вариантларын китерә.[18]
  • Д.М. Данлоп буенча, башкорт этнонимы beshgur, bashgur формаларына, ягъни биш кабилә, биш угыр формаларына карый. Хәзерге замандагы Sh авазы болгар телендә L-га туры килү сәбәпле, Данлоп фикеренчә, башҡорт (bashgur) һәм Болгар (bulgar) этнонимнары тап килә дип уйланыла.[19]
Remove ads

Кулланылышы

Башкортларга керүчеләр, этник яктан караганда, күп компонентлы булган. Рус дәүләтенә буйсыныр алдыннан Урал төбәгендә яшәгән хант, нугай, татар һәм өлешчә фин-угыр этник төркемнәре дә асаба башкортларга кергәннәр.[10][20][21][22] но и чувашских и марийских селений часто именовало себя башкирами.[10][23]

Казан ханлыгы таркалганнан соң, элек «припущенниклар» (типтәрләр) хокукларында яшәгән халык та башкорт булып язылырга тырыша[24], моңа башкортларның югары социаль статусы ярдәм итә[24]. Ә XVII-XVIII гасырларда башкортлар саны Урта Идел буеннан (нигездә ясаклы татарлар, шулай ук мордвалар, чувашлар, марилар һәм удмуртлар) керү хисабына арткан[24]. Нәтиҗәдә, Көньяк Урал алдының төньяк-көнбатыш өлешендә «башкортлар» терминының этник эчтәлеге акрынлап катлам сүзенә алмаштырыла[24].

1917 елга Россия Дәүләтенең башкортларның составына кагылышлы төп сәясәте алардан билгеле бер территория белән бәйле социаль төркем булдыруга китерә. «Башкорт» катлавы статусы конкрет өстенлекләрдән мәхрүм ителгәч, дәүләт асаба башкорт дип теркәлүне кыенлаштыргач, башкортлар буларак теркәлгән, башка мәдәни һәм этник үзенчәлекләргә ия булган затлар үзләрен башка милләт вәкилләре, шул исәптән «яңа башкортлар» дип йөртелгән мишәрләр, типтәрләр һәм дә татарлар белән тәңгәлләштерә башлаган. Нигездә, бу хәзерге Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлешенә кагылган була.[11][10][21][20][10]

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads