Беринг бугазы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Беринг бугазы
Remove ads

Беринг бугазы (рус. Берингов пролив, ингл. Bering Strait) — Төньяк-Көчыгыш Азия һәм Төньяк Америка арасындагы бугаз. Төньяк Боз океанын (Чукотка диңгезе) Тын океан (Беринг диңгезе) белән бәйли. Озынлыгы 96 км, киңлеге 86 км, фарватерның иң сай урыны — 36 м. Октябрьдә августка кадәр бугазда йөзеп йөри торган бозлар күп була.

Кыска фактлар

Антропоген дәверендә Беринг бугазы урынында берничә мәртәбә диңгез төбе күтәрелгән һәм ике кыйтганы берләштерүче коры җир «күпере» пәйда булган. Бугаз уртасындагы Диомид утраулары аша Россия һәм АКШның дәүләт чиге үтә.

Беринг бугазын иң беренче булып 1648 елда казак Семён Дежнёв йөзеп үткән, соңрак 1728 елда Витус Беринг экспедициясе бугазны фәнни яктан тикшергән (бугаз экспедиция җитәкчесе исеме белән аталган). Ярлары 1732 елда харитага төшерелгәннәр.

Беринг бугазы аша датаны алыштыру сызыгы үтә.

Remove ads

Моны да карагыз

Чыганаклар

  • Үзбәк энциклопедиясе
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads