Бер өлешле үсемлекләр

From Wikipedia, the free encyclopedia

Бер өлешле үсемлекләр
Remove ads

Бер өлешле үсемлекләр (лат. Liliopsida, Monocotyledones, Monocotyledoneae, ингл. monocots) - чәчәкле үсемлекләр тибындагы зурлыгы буенча икенче урында торучы үсемлекләр классы.

Thumb
Көтүче кубызы чәчәге (Alisma plantago-aquatica) якыннан

Класс үз эченә 59 000 төр, 2800 ыруг һәм 60 семьялыкны ала, чәчәкле үсемлекләр төрлелегенең ¼ өлешен тәшкил итә. XX гасыр ахыры — XXI гасыр башында систематиклар элек булган семьялыкларны ваклау исәбенә аларның санын арттыралар. Мәсәлән, Лаләчәләр семьялыгы хәзер дистәләгән яңа семьялыкларга таркатылган. Иң күпсанлы семьялык булып катлаулы, матур чәчәкле Орхидеячәләр исәпләнә (899 ыруг, 27 801 төр).

Төрләр саны буенча икенче урында Кыяклылар (759 ыруг, 11 554 төр). Башка зур семьялыклар — Күрәнчәләр (110 ыруг, 5784 төр), Ароидчалар (117 ыруг, 3368 төр) һәм Пальмачалар (185 ыруг, 2522 төр).

Заманча APG IV (2016) систематикасында Тәртиптән (лат. ordo) өстәрәк торучы таксономия рангларының традицион латин фәнни атамалары кулланылмый. Алар урынына инглиз телендәге эквивалентлары әйтелә, ранглар үзләре гомуми термин булган "клада" сүзе белән аталалар. Бер өлешле үсемлекләргә бу систематикада Чәчәкле үсемлекләр кладасына керүче билгесез ранглы Монокотлар кладасы тәңгәл килә. Төркемнең халыкара атамасы — ингл. Monocots.

Remove ads

Атамасы һәм үзенчәлекләре

Үсемлекләрнең әлеге төркеме өчен традицион булып Monocotyledoneae һәм Monocotyledones латин атамалары санала. Шул ук вакытта, мәсәлән, Кронквиста (Cronquist) системасында аларның рәсми атамасы — Liliopsida (лилиопсидлар). Бер өлешлеләр — ранг буенча семьялыктан өстәрәк торучы төркем булганлыктан, атама сайлау бкрничек тә чикләнмәгән. МКБН 16 статьясы сурәтләү атамасын да, төркемнең төп атамасын кулланырга да мөмкинлек бирә.

Латинча Monocotyledones (Monocotyledoneae) атамалары борынгы грек телендәге μόνος — бер, бердәнбер һәм лат. cotyledon (бор. грек. κοτυληδών) — орлык өлеше; Liliopsida — лат. Liliumлилия ыруг атамасыннан килеп чыккан.

Татар телендәге традицион бер өлешлеләр атамасы, ике өлешлеләрдән аермалы буларак, классның күпчелек вәкилләренең яралгысында бер генә орлык өлеше булу сәбәпле бирелгән. Диагностик яктан орлык өлешләре санын ачыклау җиңел дә, ышанычлы да ысул түгел. Бер өлешле һәм ике өлешле үсемлекләрне беренче тапкыр XVIII гасырда инглиз натуралисты Дж. Рэем аерган.

Бер өлешле үсемлекләр Ике өлешлеләргә караганда күпкә монолитрак төркем. Аларның үзенчәлекләре:

  • чук тамыр системасы. Яралгы тамырчасы тиз арада үсүен туктата һәм өстәмә тамырлар белән алышына.
  • сабаклары сирәк тармаклана, сабактагы үткәргеч бәйләмнәр йомык, тәртипсез урнашканнар.
  • яфраклар сабакны иңләп алалар, төпчек яфраклар юк, гадәттә тар, параллель яки дугасыман сеңерчәләнү төре хас.
  • камбий юк, шуңа күрә сабаклар ике өлешлеләр яки ачык орлыклылардагы сыман калынаймыйлар.
  • чәчәк өлешләре саны гадәттә өчкә бүленә: чәчәк таҗы яки касәсе өчәр яфракчыклы түгәрәкләрдән тора, серкәчләр саны өчкә бүленә, чәчәк яфракчыклары өчәр. Сирәк очракта 3 урынына 2 яки 4 саннары күзәтелә.
  • бер орлык өлешенә ия яралгы.

Ләкин бу сыйфатларның берсе дә мөстәкыйль түгел — хәтта бер өлешле яралгы булу да «абсолют» сыйфат булмый. Ике өлешле үсемлекләрнең дә кайбер вәкилләрендә (Сәрдәнә (Corydalis DC.) һәм башкалар) ике өлешле яралгы очрый; кайбер Бер өлешле үсемлекләрдә дә ике өлешле яралгы була ала (Занникеллия (Zannichellia L.), Карга күзе (Paris L.)) Шулай итеп, классны ачыклау өчен сыйфатларның комплексын куллану мөһим.

Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads