Бөркет

From Wikipedia, the free encyclopedia

Бөркет
Remove ads

Бөрке́т (лат. Aquila chrysaetos) — карчыга кошлар гаиләлегеннән эре ерткыч кош. Төньяк ярымшарның барлык урыннарында диярлек таралган. ТР территориясендә 20 йөзгә кадәр гадәти төр булып саналган, 1990 еллар ахырында 10 лап пар оя кора. Апрель аеннан октябрь аена кадәр очрый.

Кыска фактлар Бөркет, Халыкара фәнни исем ...
Thumb
Aquila chrysaetos

Гәүдәсенең озынлыгы 90 см га кадәр, канат җәеме 2 м га җитә, авырлыгы 6,5 кг га кадәр. Ана кошлар ата кошларга караганда шактый зуррак. Куе көрән, корсак тирәсе ачыграк төстә. Башы һәм муены алтынсыман җирәнрәк. Койрыгы озын, түгәрәк, яшьләренеке - ак. Аяклары нык, бармакларына кадәр төкле, каты тырнаклы. Биек карт агач башларында оялый. Көрән тимгелле 1-2 аксыл йомырка сала. Тоткынлыкта үрчи ала. Имезүчеләр (куяннар, йомраннар, кайвакыт төлке һәм этләр), үләксә, сирәк кенә кошлар белән туена. Кимерүчеләрне юк итүе белән файда китерә.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Remove ads

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads