Бөртекле-кузаклы культуралар

From Wikipedia, the free encyclopedia

Бөртекле-кузаклы культуралар
Remove ads

Бөртекле-кузаклы культураларкузаклы үсемлекләр гаиләлегеннән үләнчел үсемлекләр, аксымга һәм аминокислоталарга бай бөртекле ашлык һәм терлек азыгы буларак игелә.

Кыска фактлар
Thumb
кытай борчагы кузаклары

Бөртекле-кузаклы культураларның җир өстендә үсә торган сабаклары өчен кирәкле азотны һавадан ала, туфракта элек тупланган азот запасы аннан соң чәчеләсе культуралар өчен саклана, шуның өстенә, тамырлары бүлбе бактерияләре белән кушылып, туфрактагы азот күләмен арттыра.

Бер бөртек борчакның коры матдәсендә уртача 27,8% аксым, кәрешкәдә (вика) - 33,7, ясмыкта - 30,4, чинада - 28,7, фасольдә - 24,3, кытай борчагында - 39, нутта - 24,5, тар яфраклы люпинда 32,3% туплана. Кытай борчагы белән люпин – майлы культуралар. Борчакның 1 кг азык берәмлегенә 181 г үзләштерүле протеин туры килә, викада - 189, люпинда - 245, ногытта - 211 г. Борчакның майсызландырылган коры аксымында 11,42% аргинин, 2,48% гистидин, 1,17% триптофан, 4,66% лизин, 1,63% метионин туплана. Бөртекле-кузаклыларның саламы да аксымга бай, бөртекле кыяклыларга караганда 2-3 тапкыр артыграк. Шуның өчен дә углеводлы азыкларда 1 азык берәмлегендәге протеин микъдарын зоотехния нормаларына туры китерү өчен аларга кузаклыларны кушалар.

Remove ads

Татарстан шартларында үстерү

ТРның туфрак-климат шартлары борчак, ясмык, вика, чина игү өчен уңай. Фасоль, кытай борчагының иртә өлгерешле сортлары, шулай ук терлек азыгы борчагы, ногыт, люпин үсәргә мөмкин. 2006 елда ТРда кузаклы культуралардан борчак (51,9 мең га) һәм орлык өчен вика катнашмалары (25,2 мең га) зур мәйданнарда игелә. Борчакның «Труженик» (1984 тән), «Казанец» (1996 дан), «Таң» (2001 дән), «Флагман» (2004), «Венец» (2005) сортлары, «Татарстан 2» (терлек азыгы итеп 2001 дән), язгы кәрешкәнең «Луговская 83» (1988), «ЛОС5» (2000); уҗым кәрешкәсенең «Юбилейная» (1978) сортлары Татарстанда игелүгә тәкъдим ителә.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads