Вадим Дулат-Алиев
консерватория ректоры (Казан, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Вадим Дулат-Алиев, Вадим Роберт улы Дулат-Алиев (1969 елның 12 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — музыка белгече, педагог, продюсер, җәмәгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре докторы (1999), профессор (2005), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең музыка тарихы кафедрасы мөдире (2010), ректоры (в. б. ― 2021елның 1 июненнән). РФ композиторлар берлеге һәм ТР композиторлар берлеге идарәсе әгъзасы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2010).
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1969 елның 12 декабрендә Казанда туган. Күренекле татар җәмәгать эшлеклесе, инкыйлабларда катнашкан журналист Мәхмүт Габделвахит улы Дулат-Алиның (1889-1920) оныкчыгы[1].
Казан музыка училищесын (экстерн тәртибендә, 1988), Казан дәүләт консерваториясен («бик яхшы»га, 1993) тәмамлый. Бөтенроссия студентларның фәнни эшләре конкурсының I премиясе лауреаты (Мәскәү, 1992).
1995 елда Мәскәү дәүләт консерваториясендә «А. Н.Серов опералары үз заманының сәнгать тенденцияләре аспектында» (рус. Оперы А.Н. Серова в аспекте художественных тенденций своего времени, фәнни җитәкчесе ― сәнгать фәннәре докторы, профессор Мәскәү консерваториясенең. рус музыкасы тарихы кафедрасы мөдире профессор Е Г. Сорокина) темасына сәнгать фәннәре кандидатлыгына диссертация яклап, аспирантураны вакытыннан алда төгәлли. В. Р. Дулат-Алиевның диссертациясе ― Казан консерваториясе аспирантурасында башкарылган беренче диссертация.
Мәскәү консерваториясенең докторантурасын тәмамлап, «Текст буларак милли музыкаль мәдәният: XX гасыр татар музыкасы» (рус. Национальная музыкальная культура как текст: Татарская музыка XX века) темасына сәнгать фәннәре докторлыгына диссертация яклаган (1999) һәм Россия Федерациясендә иң яшь сәнгать фәннәре докторы, аннары үз белгечлеге буенча иң яшь профессор булган[2].
Remove ads
Казан консерваториясе
- Төп мәкалә: Казан консерваториясе
1993 елдан Казан консерваториясендә эшли. Диссертацияләр белән фәнни җитәкчелек итә, махсус класс, рус музыкасы тарихы, башкару стильләре тарихы, музыкаль форма, музыка белеме методологиясе фәннәреннән укыта. 2001 елдан ― профессор.
- 1999―1997 ― консерваториянең фәнни эшләр буенча проректоры.
- 2000―2003, 2009―х. в. ― музыка тарихы кфедрасы мөдире.
- 2003―2009 ― татар музыкасы кафедрасы мөдире.
- 2009―2010 ― музыка тарихы һәм теориясе кафедрасы мөдире.
2014―2015 ― КФУ Дөнья сәнгать мәдәнияте теориясе һәм тарихы кафедрасы мөдире.
РФ мәдәният министры О. Б. Любимованың 2021 елның 1 июнендәге боерыгы белән Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең ректоры в. б. итеп билгеләнгән[3].
Remove ads
Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре
- Ватан музыкасы тарихы
- Көнчыгыш һәм Көнбатыш чит илләрендәге музыка тарихы, музыка театры тарихы һәм теориясе
- Туган якның музыка мәдәнияте, татар музыкасы тарихы, Татарстан композиторларының иҗаты
- Музыка теле тарихы һәм теориясе, мәдәният һәм музыка сәнгате семиотикасы, башкару тарихы һәм интерпретация теориясе[4]
Кайбер хезмәтләре
- 1996, 1998 – балалар музыка мәктәпләренең 5 һәм 7нче класслары өчен «Татар музыка әдәбияты» дәреслеге. 1нче кисәк – 1996, 2нче кисәк – 1998.
- 1999 – Текст национальной культуры: Новоевропейская традиция в татарской музыке. К., КГК, 1999. – 244 с.
- 2005 – Татар музыкасы фонохрестоматиясе ― татар музыкасы буенча беренче фоно-хрестоматология (11 CD)
- 2007 – музыка училищелары һәм мәктәпләре өчен «Татар музыка әдәбияты» дәреслеге
- 2019 – О музыке с трибуны, на сцене и в кулуарах: Статьи, эссе, интервью. Казань: «Фолиант».
2015 елдан ― Нәҗип Җиһанов исемендәге Татар музыкасы фестиваленең сәнгать җитәкчесе (арт-директоры).
Профессор В. Р. Дулат-Алиев җитәкчелегендә 14 нәмзәт (шул исәптән, Казакъстаннан) фән кандидатлыгына диссертацияләр яклаган [5]
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2010 – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе
- 2014 – Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлык (2004―2008 елларда; 2008 елдан ― Кинематография буенча дәүләт комитеты, ru) премиясе ― татар музыкасы тарихы буенча эшләр циклы өчен
- 2019 – ТР мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы
Гаиләсе
Өйләнгән. Улы Денис Дулат-Алиев (Denis Aleev)[6][7], эстрада пианисты, кавер-мэйкер, композитор, халыкара конкурслар лауреаты, «Үзгәреш җиле» татар җыры фестивалендә концертмейстер булып катнашкан[8].
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads