Валерий Волков (1963)

Татар хәрбиләре From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Валерий Иванович Волков — әфганчы.

Кыска фактлар Валерий Волков, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биографиясе

Волков Валерий Иванович 1963 елның 4 мартында ТАССР Апас районы (хәзерге Татарстан Республикасы Кайбыч районы) Мәлки авылында Иван һәм Анастасия Волковлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Милләте – татар. Әтисе – комбайнер, әнисе балалар бакчасында эшләгән.

  • 1970 елда туган авылында Мәлки сигезьеллык мәктәбенең 1нче сыйныфына укырга керә.
  • 1977-1980 елларда ТАССР Апас районы Иске Тәрбит урта мәктәбендә белем ала.
  • Урта мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаганнан соң, Казан елга техникумына укырга керә.
  • 1981 елның 1нче апрелендә СССР Кораллы Көчләренә Казанның Киров РВКсыннан чакырыла.
  • 1982 елның октябреннән Әфганстанда хезмәт итә. Кече сержант, бүлек командиры була.
  • 1983 елның 24 мартында, хәрби бурычны үтәгәндә, батырларча һәлак була. Үлгәннән соң, “Батырлык өчен” медале һәм “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләнә.

Мәлки авылында җирләнгән.

Remove ads

Бүләкләре

Хәтер

  • Әфганстанда һәлак булган Мәлки авылы егете Валерий Волков истәлегенә милли көрәш буенча ярышлар үткәрелә. Әлеге турнир Татарстан Республикасы Президентының документлар белән идарә итү һәм контроль идарәсе начальнигы булып эшләүче, Валерийның бертуган абыйсы Александр Волков инициативасы белән 2013 елда башланып киткән.[1]
  • Мәлки авылындагы Валерий Волков яшәгән урам аның исемен йөртә.
  • Интернациональ бурычларын Әфганстан җирендә үтәгәндә яу кырында ятып калганнарның исемнәрен мәңгеләштерү максатында, Кайбыч районы үзәгендә һәйкәл төзелгән, әфганчылар яшәгән йортларга истәлек элмә такталар эленгән.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads