Валерий Залужный

Украина генералы, илче From Wikipedia, the free encyclopedia

Валерий Залужный
Remove ads

Валерий Залужный, Валерий Федорович Залужный (укр. Валерій Федорович Залужний; 1973 елның 8 июле, СССР, Украина ССР, Житомир өлкәсе, Новоһрад-Волынськый) ― Украина хәрби башлыгы. 2024 елның 9 маеннан Украинаның Бөекбританиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе. Украина Кораллы көчләре башкомандующие (2021―2024), генерал (2022). Украина Каһарманы (2024)[1].

Кыска фактлар Валерий Залужный, Украинаның Бөекбританиядәге илчесе ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1973 елның 8 июлендә Украина ССР Житомир өлкәсе Новоһрад-Волынськый (2022 елдан Звягель) шәһәрендә хәрбиләр гаиләсендә туган[2].

1989 елда шәһәрнең 9нчы мәктәбен тәмамлап, Новоһрад-Волынськый машина төзелеше техникумына укырга кергән, аны 1993 елда бик яхшы билгеләргә тәмамлаган[3].

Соңрак Одесса югары берләштерелгән команда училищесының[d] гомуми хәрби факультетына укырга кергән. 1997 елда укуын яхшы билгеләр белән тәмамлаган, шуннан соң хәрби хезмәтнең барлык баскычларын үткән: взвод командиры, өйрәнү взводы командиры, сугышчан взвод командиры, өйрәнү ротасы командиры, курсантлар ротасы командиры, батальон командиры[3].

2005 елда Украина Милли оборона академиясенә[d] укырга кергән, 2007 елда укуын алтын медаль белән тәмамлаган, 24нче аерым механикалаштырылган бригада[d] командирының беренче урынбасары – штаб башлыгы вазыйфасына билгеләнгән. Бу вазыйфада ике ел ярым хезмәтне уңышлы үткән[4].

2009 елдан 2012 елга кадәр 51нче аерым механикалаштырылган бригаданы[d] җитәкләгән[5].

2014 елда Иван Черняховский исемендәге Украинаның Милли оборона университетын тәмамлаган. Әзерлекнең оператив-стратегик дәрәҗәсендә иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучысы буларак Бөекбритания королевасының күчмә кылычы белән бүләкләнгән[6][7].

2014 елның июленнән «С» секторы командующиеның урынбасары буларак, Донбасстагы сугышта катнашкан[3].

2017 елда «генерал-майор» исеме бирелгән[8]. 2017 елда — Украина коры җир гаскәрләренең «Көнбатыш» оператив командованиесе гаскәрләре командующиеның беренче урынбасары – штаб башлыгы[8].

2018 елдан 2019 елга кадәр Украина Кораллы Көчләренең[d] берләштерелгән оператив штабы башлыгы — Берләшкән көчләр командующиеның беренче урынбасары була.

2019 елдан — «Төньяк» оператив командование гаскәрләре командующие[3].

2020 елның декабрендә Острог академиясендә халыкара мөнәсәбәтләр буенча магистр дәрәҗәсен алган[9].

Thumb
Залужный Украина дәүләтчелеге көне уңаеннан Украина Югары Радасы утырышы вакытында, 2022 елның 28 июле

2021 елның 27 июлендә Украина Кораллы көчләре башкомандующие итеп билгеләнгән, әлеге вазыйфада Руслан Хомчакны[d] алмаштырган[10].

СНБО[d] әгъзасы (2021 елның 28 июленнән)[11].

2022 елның 5 мартында, Россиянең Украинада хәрби хәрәкәтләре көчәйгән вакытта, генерал-лейтенант Залужныйга Президент Владимир Зеленский тарафыннан генерал дәрәҗәсе бирелгән (Украина Кораллы Көчләрендә иң югары дәрәҗә)[12].

2022 елда Time журналы версиясе буенча «дөньяның иң абруйлы йөз кешесе» исемлегенә кергән[13].

2023 елның гыйнварында The New York Times басмасы Залужный Украинадан чыккан америкалы Григорий Степанецтан (Microsoft компаниясендә эшләгән) 1 миллион доллар мирас алган, дип хәбәр иткән. Генерал алган бөтен акчаны Украина армиясе ихтыяҗлары өчен тапшырган[14].

2023 елның 16 декабрендә хокук буенча диссертация яклаган һәм фәлсәфә докторы фәнни дәрәҗәсен алган[15].

2024 елның 8 февралендә Украина Кораллы Көчләре башкомандующие вазыйфасыннан азат ителгән[16] һәм Украина Каһарманы[d] исеме белән бүләкләнгән[17]. Шуннан соң Украина Кораллы Көчләре Генштабы җитәкчелегендә тулы кадрлар ротациясе ясалган[18] (кара: Кадрові зміни в керівництві ЗСУ).

2024 елның 7 мартында Украина президенты Валерий Залужный кандидатурасын Украинаның Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән корольлегендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе вазыйфасына раслаган. Украина Тышкы эшләр министрлыгы Британия ягына агреманга сорау җибәргән[19].

2024 елның 8 маенда хәрби кием формасын киеп йөрү хокукы белән сәламәтлеге торышы буенча хәрби хезмәттән отставкага җибәрелгән[20][21].

2024 елның 9 маенда Украинаның Бөекбритания һәм Төньяк Ирландия Берләшкән корольлегендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләнгән[22].

Remove ads

Хәрби дәрәҗәләре

  • Генерал-майор (2017 елның 23 августы)[8]
  • Генерал-лейтенант (2021 елның 24 августы)[23]
  • Генерал (2022 елның 4 марты)[24]

Характеристика

Хәрби экспертлар һәм аналитиклар Залужныйны солдат һәм кече офицерларның проблемаларын аңлаучы иң ачык генералларның берсе дип атыйлар, шулай ук аның хәрби хәйләсен һәм сугыш кырындагы гадәти булмаган инициативаларын һәм карарларын билгеләп үтәләр[25][26]. Украинаның СССР чорында хәрби хезмәт узмаган югары офицерлары вәкиле һәм Донбасстагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы буларак, шәхси составны яшь кешеләр белән яңартуга һәм Совет чоры практикаларыннан баш тартуга уңай карый[3]. Башкомандующий вазыйфасына билгеләнгәннән соң аның беренче адымнарының берсе Донбасстагы чиктәш линиядәге солдатларга югары җитәкчелек белән килештермичә генә ут ачарга рөхсәт итү һәм шул рәвешле бюрократик эшне минимальләштерү һәм хәрби хезмәткәрләргә артык документлар тутырмауны рөхсәт итү булган[27].

Украин һәм рус теленнән тыш, инглиз телендә иркен аралаша[28].

Бүләкләре

  • 2024 елның 8 феврале — Украина Герое — Украинаның дәүләт суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген яклаудагы күренекле шәхси казанышлары, украин халкына фидакарь хезмәте өчен[29].
  • 2022 елның 6 мае — Сугышчан казанышлар хачы — Украинаның дәүләт суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген яклаудагы күренекле шәхси казанышлары, Украина халкына фидакарь хезмәте һәм хәрби антка тугрылыгы өчен[4]
  • 2016 елның 12 декабре — III дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены — Украинаның дәүләт суверенитетын һәм территориаль бөтенлеген яклауда күрсәткән шәхси батырлыгы, фидакарьлеге һәм югары профессионализмы, хәрби антка тугрылыгы өчен[30]
  • 2023 елның 5 июле — Витис Хачы ордены офицеры (Литва)[31] һ. б.
Remove ads

Шәхси тормышы

Өйләнгән, ике кызы бар. Өлкән кызы – хәрби хезмәткәр[28]. Кечесе табиб булырга әзерләнә[28].

Хөрмәтләү

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads