Варшава күтәрелеше (1944)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Варшава кораллы күтәрелеше (1944) — 1944 елның 1 августыннан - 2 октябренә кадәр Варшава шәһәрендә наци илбасарына каршы узган кораллы күтәрелеш. Фетнә Крайова Гаскәре һәм сөргендәге Польша хөкүмәте тарафыннан оештырыла.
Remove ads
Катнашучылар
Варшава шәһәрендә эш иткән яшерен оешмалар күтәрелештә катнашалар. Крайова Гаскәреннән тыш Милли кораллы көчләр һәм сул көчләр җитәкләгән Людова Гаскәре дә катнаша. Людова Гаскәре эчендә Яһүди сугышчан оешма да катнаша.
Варшава күтәрелеше хәрби әһәмияттән - алманнарга каршы, ә сәяси мәгънәдән - Совет Берлегенә каршы юнәлгән булган.
Таргувек дигән Варшава районында совет танклары килеп чыкканнан соң фетнә үзәге күтәрелешне башларга карар кабул итә. Кызыл Гаскәрнең һөҗүме Варшава бистәләрендә туктала. Нәтиҗәдә алман гаскәрләре яңадан төркемләнгәч һәм күтәрелешне бастыра.
Remove ads
Корбаннар
Алман-фашист көчләре баш күтәрүне бастыру нәтиҗәсендә кораллы күтәрелешнең 17 мең катнашучысы һәлак булган, 6 мең чамасы яраланган. Шуның өстәвенә наци җәза бирү чараларында 150-200 мең хәрби булмаган халык үтерелгән булган. Җитмәсә алман гаскәрләре Варшаваның биналары 35%н җимергәннәр.
Бүгенге Польшада рәсми дәрәҗәдә Варшава баш күтәрүенең җиңелүендә - беренче чиратта Сталин һәм Совет Берлеген гаеплиләр, икенче чиратта - көнбатыш илләрен.
Remove ads
Фотографияләр
- Батальон «Pięść». Варшава күтәрелешенең беренче көннәре. 1944 елның 1 августы.
- «Kiliński» батальон солдатлары баррикадаларда. 1944 елның 20 августы.
- Бинага һөҗүм. 1944 елның 20 августы.
- «Kiliński»батальонның хөрмәтле взводы. 1944 елның сентябрендә.
- «Gustaw» батальоны сугышчылары. 1944 елның октябрендә.
- «Wigry» батальоны әсир солдатлары Варшаваны ташлап китәләр. 1944 елның октябрендә.
- КА ветераннары. 2008 елның 11 ноябре.
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads