Василий Беглов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Беглов Василий Алексеевич (30 май 1958 ел — 9 июль 2011 ел) — галим-әдәбиятчы, югары мәктәп укытучысы. Филология фәннәре докторы (2007). Россия Федерациясенең мактаулы югары профессиональ белем бирү хезмәткәре (2005).
Remove ads
Биографиясе
Василий Алексеевич Беглов 1958 елның 30 маенда Башкорт АССРы Көйергәзе районы Филипповка авылында туган.
1979 елда Стәрлетамак дәүләт педагогия институтын тәмамлый.
1981 елда Аркалык педагогия институтында эшли.
1982 елдан алып Стәрлетамак дәүләт педагогия институтында эшли: 1988 елдан бирле әдәбият, 1993-2003 елларда рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире, 2000 елдан бирле мәгариф эшләре буенча проректор.
2011 елның 9 июлендә Стәрлетамак шәһәрендә вафат була.
Remove ads
Гыйльми эшчәнлеге
Беглов Василий Алексеевичның фәнни тикшеренүләре XIX—XX гасырлардагы рус әдәбияты жанрлары, төрле заман һәм авторлар сәнгатьле системаларының үзара йогынтысы проблемаларына багышланган. 70тән артык фәнни хезмәт авторы.
Мактаулы исемнәре
- Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2005).
Хезмәтләре
- Эпопея в русской литературе. — М., 2005;
- Вокруг характера. — Стерлитамак, 2008.
Сылтамалар
- Беглов Василий Алексеевич // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads