Васильченко урамы (Казан)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Васильченко урамы, Александр Васильченко урамы (рус. улица Васильченко, улица Александра Васильченко) — Казанның Мәскәү районындагы урам, магистраль. Восстание урамы белән киселештә башлана. ТЭЦ урамы белән киселештә тәмамлана. Торак мәйданы комплексын, Төньяк, Левченко бистәләрен Казанның Киров районы белән тоташтыра. Советлар Берлеге Каһарманы очучы-сынаучы Александр Васильченко (1911-1960) исемен йөртә.

Remove ads
Тарих
Элекке исемнәре 7нче Союз урамы (1920-елларның уртасыннан 2005 елга кадәр), 7нче Удел урамы (1920-елларның уртасына кадәр).[1]
2005 елда Казан шәһәре администрациясе башлыгы карары белән урам исеме Советлар Берлеге Каһарманы, «Пе-2» пике ясаучы бомба ташлаучы очкычларның очучы-сынаучысы, әлеге урамда яшәгән Александр Григорий улы Васильченко (1911-1960) истәлегенә Васильченко урамы итеп үзгәртелгән[2].
Remove ads
Игътибарга лаек обьектлар
- Васильченко скверы
- Урицкий исемендәге парк
- «Тасма» кино- һәм фотопленка заводы (хәзерге «Химград» технополисы)
- «Тасма» стадионы
- «Восстание» тимер юл платформасы
- Очучы Александр Васильченкога куелган һәйкәл
Галерея
- Васильченко урамы
- Александр Васильченкога куелган һәйкәл
Сылтамалар
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads