Ватандашлар хокукы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Ватандашлар хокукы
Remove ads

Ватандашлар хокукы яки роман-герман хокукый гаиләсемилек, хосусый мөлкәт һәм мөлкәт булмаган хокукларга багышланган хокук фәннәренең тармагы.

Кыска фактлар Чыгыш иле, Моның каршысы ...
Thumb
Дөньяның хокук системалары      Ватандашлар хокукы      Гомуми хокук      Катнаш хокук (ватандашлар һәм гомуми хокукы)      Ислам хокукы (Шәригать)

Роман-герман хокукый гаиләсе яки кыйтга хокукый системасыРим хокукы нигезендә барлыкка килгән хокук. Кыйтга Аурупасының (шул исәптән Россия) илләренең хокукый системаларын берләштерә, инглиз-саксон хокукый системасыннан (гомуми хокук) аерылып тора.

Роман-герман хокукый гаиләсендә төп хокук чыганагы — канун. Инглиз-саксон хокукый системасында (гомуми хокук) — төп хокук чыганагы — элекке булган хөкем карары яки прецедент хокукы тора.

Кыйтга системасында хокук тармаклары төгәл бүленә, һәрбер хокук тармагында — хосусый һәм иҗтимагый хокукый кече тармагы бар.

Иҗтимагый хокук — идарә, җинаятьчел, конституцион һәм халыкара иҗтимагый хокукларга карыйлар.

Хосусый хокук — ватандашлар, гаилә, хезмәт хокукларына карыйлар. Күбесе роман-герман хокукый гаиләсенең илләрендә язылган конституция бар.

Элекке ССРБ илләрендә ватандашлар хокукы — мөлкәт һәм хосусый мөлкәт булмаган мөнәсәбәтләрне тәртипкә салучы хокук тармагы булып санала. Инглиз-саксон хокук системасында — элекке булган хөкем карары нигезендә хокук яки прецендент хокукы — гомуми хокук дип йөртелә.

Бүгенге Россиядә ватандашлар хокукы — хокук тармагының иң мөһиме. Үзгәрешләр нәтиҗәсендә Россиядә ватандашлар хокукы көнбатыш илләренең ватандашлар хокукына якын тора.

Remove ads

Моны да карагыз

Гомуми хокук

Әдәбият


Remove ads
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads