Вахит Галимов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Вахит Галимов
Remove ads

Галимов Вахит Газим улы (1921, - 28.10.1943, Украина ССР, Днепровский авылы) Советлар Союзы Герое (22.2.1944, үлгәннән соң), гвардия өлкән сержанты.

Кыска фактлар Галимов Вахит Газим улы, Туу датасы ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәл

Башкортстан Республикасының хәзерге Чакмагыш районы Иске Балак авылы туа. Милләте буенча татар.[1] Колхозда эшли.

1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 100 нче гвардия укчы полк (6 нчы армиянең 35 нче гвардия укчы дивизиясе) снайперы. Көньяк, Көньяк-Көнбатыш, Воронеж һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Донбасс (1941), Барвенково-Лозовая, Воронеж-Ворошиловград, Урта Дон һәм Донбасс (барысы да - 1942) операцияләрендә катнаша. 1943 нең 28 сентябрендә Звонец авылы янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: сугышта сафтан чыккан офицерларны алыштыра, ротаны 3 мәртәбә һөҗүмгә күтәрә. Яуда һәлак була. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Уфа шәһәрендә туган якны өйрәнү музеенда Галимовка багышланган стенд бар. Иске Балак авылындагы һәм Чакмагыш районы үзәгендәге урамнарга, шунда ук туган авылындагы колхозга аның исеме бирелә. Иске Балак авылындагы паркта геройның бюсты куела.

Remove ads

Искәрмәләр

Чыганаклар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads