Ваһһабичылык
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Ваһһабичылык - Ислам динендәге бер агым.
Тарих
XVIII гасырда Гарәбстанда ваһһабичылык агымы барлыкка килә. Аңа нигез салучы булып Мөхәммәд Ибн Гәбдел-Вәһһәб (1703—1787) санала. Ваһһабичыларның төп принцибы бер Аллаһыны гына тану. Ваһһабичылар исламга төрле «яңалыклар» кертүгә каршы чыгалар. Алар фикеренчә, изгеләр культы да, дәрвишлек тә, шулай ук гарәпләрнең мәҗүсилек дәвереннән килгән кагыйдә, йолалары да ислам диненә чит. Шул сәбәпле ваһһабичылар үзләренә каршы чыканнарны кәфер дип, аларны үтерергә рөхсәт иттеләр. Бу бик зур ялгышлык булды.
Remove ads
Сәяси программа
Ваһһабичыларның сәяси программасы — Гарәбстандагы вак кенәзлекләрне бергә җыю, төрле ызгыш-талашларны, феодаль анархияне бетерү. XIX гасыр башында Гарәбстан ярымутравы бер дәүләт территориясенә әверелә. Ләкин шуннан соң берничә мәртәбә таркала һәм яңадан оеша. XX гасырда Ибн Согуд (1880—1953) җитәкчелегендә, Бөек Британия дәүләте ярдәмендә гарәбстандагы вак кенәзлекләрне үзенә буйсындырып, яисә юк итеп Согуд Гарәбстаны чикләре белән оешкан мәмләкәт барлыкка килә. Согуд Гарәбстанында ваһһабичылык рәсми идеология дәрәҗәсенә күтәрелә.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads