Венера Гаврилова
журналист From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Венера Гаврилова, Венера Миңнулла кызы Гаврилова (1954 елның 24 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Зәй районы, Чыбыклы) ― матбугат ветераны, «Зәй офыклары» газетасы баш мөхәррире (1999―2011), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, хезмәт ветераны, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1954 елның 24 гыйнварында Зәй районы Чыбыклы авылында укытучы гаиләсендә туган. Якты Күл авылы урта мәктәбен тәмамлагач, әнисе һөнәрен дәвам итү теләге белән Алабуга дәүләт педагогика институтының филология факультетына укырга кергән. 1976 елда Зәй районына кайтып, рус теле һәм әдәбияты укытучысы сыйфатында хезмәт юлын башлаган[2].
Мәктәп елларыннан ук иҗатка тартылуы, фикерен матур итеп кәгазьгә төшерә алу сәләте яшь педагогны район газетасына алып килә. 1983 елдан алып, «Знамя дружбы» газетасында, сәнәгать бүлеге журналисты буларак, рус телендәге язмалары белән таныла башлый, соңрак бүлек мөдире итеп билгеләнә[2].
1990 елда, милли күтәрелеш чорында татар телендә мөстәкыйль нәшер ителүче «Зәй офыклары» газетасы дөнья күрә башлауга, Венера Миңнулла кызы җаваплы сәркатиб, бүлек редакторы булып эшли, 1999 елдан «Зәй офыклары» газетасына баш редактор итеп билгеләнә. Бу вазыйфада лаеклы ялга киткәнче — 2011 елга кадәр хезмәт куйган[3]. Венера Миңнулла кызы, баш мөхәррир буларак, газетаны бизәлеше һәм эчтәлеге буенча яңа дәрәҗәгә күтәрә, аның җитәкчелегендә газета күпсанлы конкурсларда, шул исәптән Сөббух Рәфыйков исемендәге конкурста җиңүче була[4]. Лаеклы ялга чыккач, мәдрәсәдә дини юнәлештә махсус белем үзләштереп, Зәй үзәк мәчетендә хатын-кызлар өчен дәресләр биргән[2].
Remove ads
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- хезмәт ветераны
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- «Бөтенроссия халык санын алудагы казанышлары өчен» (2002) медале
Шәхси тормышы
Лаеклы ялга чыккач, Венера Гаврилова Казанга кызы һәм оныклары янына күчеп килә[2].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads