Венеция кинофестивале
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Венеция халыкара кинофестивале (итал. Mostra Internazionale d’Arte Cinematografica) — дөньяның иң борынгы кинофестивале. Ул 1932 елда итальян диктаторы Бенито Муссолини тәкъдиме белән оештырыла. Һәр елның икенче яртысында (гадәттә, август-сентябрь айларында) Венециянең Лидо утравында уза. Фестивальның төп бүләге — «Алтын арыслан».
Фестиваль берничә өлештән тора:
- Төп программа
- Төп бәйге
- «Офыклар» (Orizzonti) бәйгесе
- Кыскаметражлы фильмнар (Corto Cortissimo) бәйгесе
- Конкурстан тыш
- Кино базары
- Бәйсез һәм параллель кино бүлеге
Шулай ук бәйгедә Луиджи Ди Лаурентис исемендәге премия һәм жюриның махсус бүләге тапшырыла.
Remove ads
Сылтамалар
- Рәсми сайт(италь.)(ингл.)
- Венеция 2011: “Алтын арыслан” “Фауст”ка эләкте
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads