Вермахтның Польша кампаниясе
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Вермахтның Польша кампаниясе, Польшага бәреп керү яки «Вайс» операциясе — Алмания һәм Словакиянең кораллы көчләре тарафыннан Польшага каршы үткәрелгән хәрби операция. Икенче Бөтендөнья сугышының башы булып санала. Аның нәтиҗәсендә Польша территориясе тулысынча басып алынган, аның өлешләре исә башка дәүләтләр тарафыннан тартып алынганнар.
Операция башланганнан соң, Бөекбритания һәм Франция җавап рәвештә Алманиягә сугыш игълан иткәннәр.
Озын булмаган сугыш кампаниясе дәвамында алман гаскәрләре Польша кораллы көчләрен җиңгәннәр. 17 сентябрь көнне, Көнбатыш Белоруссияне һәм Көнбатыш Украинаны үзенә кушу максаты белән Польша территориясенә совет гаскәрләре бәреп кергәннәр. Польша җирләре ССРБ һәм Алмания (һөҗүм итмәү һәм чик турындагы килешүләрнең яшерен беркетмәләре буенча), һәм шулай ук Литва һәм Словакия арасында бүленгәннәр.
Remove ads
Моны да карагыз
- «Сәер сугыш»
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads