Викифункцияләр

From Wikipedia, the free encyclopedia

Викифункцияләр
Remove ads

Викифункцияләр (ингл. Wikifunctions) — чыганак кодын ясау, үзгәртү һәм кабат куллануны мөмкин итүгә юнәлгән компьютер функцияләренең уртак редакцияләнгән каталогы.[4][5]

Кыска фактлар Викифункцияләр, Нигезләнү датасы ...

Проект Викимәгълүматка өстәмә булган һәм аның структуралы мәгълүматларын кулланып, телдән бәйсез Википедия версиясен булдыруны максат итеп куйган Абстракт Википедия белән тыгыз бәйләнештә.[6][7][8] Башлыча Викиламбда дип[9] йөртелгән башлангычның төгәл исеме Викифункцияләр исем бирү конкурсыннан соң 2020 елның 22 декабрендә игълан ителде.[10] Викифункцияләр сайты 2022-нче елда эшли башлар дип көтелә һәм 2012-нче елдан соң беренче яңа башлатылган Викимедиа проекты булачак.[11]

Ачык демонтрация системасы https://notwikilambda.toolforge.org сайтында булдырылды һәм 2020 елның октябрендә игълан ителде.

Remove ads

Абстракт Википедия

Викимәгълүматның автордашы Denny Vrandečić тарафыннан 2020 нче елның апрель аенда Google эш кәгазендә тасвирлана, май 2020дә Wikilambda буларак рәсми тәкъдим ителә, һәм июль 2020 дә Викимедиа Фонды Багучылар шурасы тарафыннан Абстракт Википедия буларак расланыла.[12][13][14] 2021 елның мартында Communications of ACM кибернетика тармагы журналында Врандечич системага гомуми күзәтү биргән "Күп телле Википедия төзү" мәкаләсен бастыра.

Remove ads

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads