Виктор Рогов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Виктор Рогов   (7 ноябрь 1909 ел, Екатеринослав губернасы, Россия империясе (хәзер Днипро, Украина) — ?) — совет галиме, физика-математика фәннәре кандидаты, доцент, Воронеж дәүләт университеты (1945-1946)[1] һәм Иркутск дәүләт университеты ректоры (1956-1962).

Кыска фактлар Виктор Рогов, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

1909 елның 7 ноябрендә Екатеринославта туган.

1933 елда — Ярославль педагогия институтының физика-математика факультетын, 1936 елда А. И. Герцен исемендәге Ленинград дәүләт педагогия институтында аспирантура тәмамлаган. Шул ук елда Благовещен агропедагогия институтының физика кафедрасы мөдире һәм физика факультеты деканы була. 1939 елдан Воронеж педагогия институтының физика кафедра мөдире.

Бөек Ватан сугышы чорында — рота командиры. 1943-1945 елларда — Воронеж педагогия институтының директор урынбасары (башка мәгълүматлар буенча, 1941 елда гомуми физика кафедрасын җитәкли, Воронеж шәһәрендә оборона корылмаларын төзүдә катнаша, ә 1942 елның июлендә институт белән бергә Киров өлкәсенең Уржум каласына эвакуацияләнә, анда кафедра белән җитәкчелек итүдән тыш, институт директоры урынбасары була. 1944 елда яңадан институт белән бергә Воронежга килә).

1945-1946 елларда — Воронеж дәүләт университеты ректоры. Соңыннан шунда ук гыйльми эшләр буенча проректор була, 1946-1952 елларда — теоретик механика һәм физика кафедрасы мөдире.

1952 елдан 1954 елга кадәр Корея Халык Демократик Республикасында киңәшче буларак командировкада була. Кореяда эшләгәне өчен Кореяның 2-нче дәрәҗә «Дәүләт байрагы» ордены белән бүләкләнгән. Кире кайткач, тагын Воронеж дәүләт университетының теоретик физика кафедрасы җитәкли.

1956 елның гыйнварыннан 1962 елның февраленә кадәр Иркутск дәүләт университеты ректоры вазифасына билгеләнә, бер үк вакытта физика-математика факультетында (үзәк физикасы курсы) укыта, квант электродинамикасы буенча семинар алып бара.

1962 елда Иркутскидан Воронежга китә, анда 1962-1967 елларда Воронеж дәүләт технология институтының физика кафедрасын җитәкли[2].

Башлыча квант физикасы өлкәсендәге 30 дан артык хезмәт авторы; авторлык танытмалар бар.

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Хезмәт Кызыл Байрак ордены («белгечләр әзерләүдә һәм фәнне үстерүдә зур казанышлары өчен») (ССРБ Югары Советы Президиумының 1961 елның 15 сентябрендәге указы)
  • «1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале
  • «1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактаулы хезмәте өчен» медале
  • «Хезмәт батырлыгы өчен» медале
  • 2-нче дәрәҗә Дәүләт Байрагы ордены[2].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads