Виктор Ющенко

From Wikipedia, the free encyclopedia

Виктор Ющенко
Remove ads

Ви́ктор Андрийовыч Ю́щенко (укр. Віктор Андрійович Ющенко ) — Украинаның дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, 20052010 елларда — Украина президенты. Икътисад фәннәре кандидаты.

Кыска фактлар Виктор Андрийовыч Ющенко, Туган телдә исем ...

Сәяси эшчәнлекне 1999 елда Украинаның премьер-министры буларак башлый. Моңа кадәр ул икътисад белән шөгыльләнә, илнең акча өлкәсендә эшләүче иң мөһим кешеләрдән була. Леонид Кучма сайлау алды кампаниясендә катнаша, 1999 елның декабрендә аңа Украина хөкүмәте рәисе вазифасын тәкъдим итәләр. Ләкин ил башы белән булган низаглар аркасында 2001 елда эшеннән чыгарыла.

2004 елда президент вазифасына намзәт булып теркәлә. Сайлау алды кампаниясе вакытында аны агуларга тырышалар, моның сәбәрле аның тирендә төрле яралар барлыкка килә. Сайлауларның беренче турында намзәтләр арасында беренче урын ала (39,87 % тавыш). Икенче турда исә икенче урын ала (46,69 % тавыш), ләкин моның белән килешмичә, Украинаның Югары мәхкәмәсенә сайлау нәтиҗәләренең фальсификациясен танырга сорап мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә, сайлауның икенче турын гамәлдән чыгарып, аны кабатларга карарын чыгарган. Кабат уздырылган сайлауда ул җиңүче буларак таныла (51,99 %), илнең президенты булып игълан ителә.

2010 елда президент сайлауларында катнашып, нибары 5,45 % тавыш җыя.

Remove ads

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads