Вилһелм Конрад Рөнтген
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Вилһе́лм Ко́нрад Рөнтге́н (алманча Wilhelm Conrad Röntgen, tat.lat. Wilhelm Konrad Röntgen(үле сылтама)) (1845 елның 27 марты, Линнапе — 1923 елның 10 феврале, Мюнхен) — Алман физигы. Физика буенча Нобель премиясенең беренче лауреаты.
XIX гасырда галимнәрне электроннарның металл мишеньгә килеп бәрелүе нәтиҗәсендә нурлар хасил булу кызыксындырган.
1895 елда Вилһелм Рөнтген югары ешлыклы нурланыш, кыска дулкын озынлыгы 10−2 - 103 Å (10−12 - 10−7 м) белән тикшереп ача. Шушы электромагнит дулкыннарының озынлыгы (ешлыгы, дәрманы) үтәшәмәхә (ультрафиолет) һәм гамма нурланышлары арасында тора. Кыска дулкын озынлыгы булганлыктан Рөнтген нурланышы кристалл рәшәткәсендә сибелмичә каты һәм сыек җисемнәрендә үтеп керәләр. Ул төрле әйберләрне әлеге нурланыш йогынтысына дучар итеп мәш килгән чагында диварда очраклы гына үз кулының сөякләре шәүләсен күреп хәйран калган. Тыгыз кристалл рәшәткәсе Рөнтген нурланышын сеңдерә, мәсәлән сөякләр, кургаш - Pb. Кургаш экраннар, махсус электромагнит җайланмасы кулланып Рөнтген сурәте ясала.
Шушы Рөнтген кыска дулкын озынлыклы (югары ешлыклы) нурланышы медицинада, фәнни тикшеренүләрдә, сәнәгатьтә киң кулланыла.
Remove ads
Нурланыш бәяләмәләре
Рөнтген дулкыннарының бәяләмәләре:
- дәрман = 100 эВ - 250 кэВ
- ешлык = 3×1016 - 6×1019 Гц (Һерз)
- дулкын озынлыгы = 0,005—10 нм
Шулай ук карагыз
- Рентгенология
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads