Вилһелмина

From Wikipedia, the free encyclopedia

Вилһелмина
Remove ads

Вилһелмина, Вилһелмина Һелена Паулина Мария, нид. Wilhelmina Helena Pauline Maria (1880 елның 31 августы, һаага1962 елның 28 ноябре, Апелдорн) — Нидерландлар патшабикәсе (1890-1948 елларда), Оран-Нассау принцессасы (1948-1962 елларда).

Thumb
Галиҗәнап Вилһелмина
Кыска фактлар Вилһелмина, Нидерландлар патшабикәсе ...
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Герб
Thumb
Байрак
Моно-
грамма
Thumb
Тәхеткә утырган көне. 1898
Thumb
Ире принц Хендрик белән туй көне. 1901

1880 елның 31 августында Һаагада Нидерландлар короле Виллем III (1817-1880) һәм аның икенче хатыны Эмма Вальдек-Пирмонтлы (1858-1934) гаиләсендә туган.

10 яшендә, Виллем IIIнең Павел Iнең оныгы София белән булган беренче никахыннан туган ир балалары яшьли үлеп бетү сәбәпле, тәхет варисы булып кала, балигълык яшенә җиткәнче (1890-1898 елларда) регент булып, әнисе — принцесса Эмма Вальдек-Пирмонтлы тора.

1901 елда герцог Һенрих Мекленбург-Шверинлы белән никахлаша. Бер кызлары туа.

Нидерландлар алман басып алучылары кулында булган чорны Лондонда мөһаҗирлектә уздыра. Нидерландлар Каршылык хәрәкәте белән җитәкчелек итүдә турыдан-туры катнаша.

« Мөһаҗирлектәге Нидерландлар хөкүмәтенең бердәнбер чын ир-егете — Вилһелмина
»

1945 елда Нидерландларга әйләнеп кайткач, зур популярлык казана.

Ләкин 1945 елда, япон басып алучыларыннан котылып, бәйсезлек игълан иткән Индонезиянең милли-азатлык хәрәкәтен бастырудагы актив эшчәнлеге өчен дөнья җәмәгатьчелегенең кискен тәнкыйтенә дучар була. АКШ хәтта Маршалл планы буенча Һолландиягә ярдәм итүне туктатып тору белән яный.

Элекке Нидерландлар колониясе булган Индонезияне кире кайтару буенча эшчәнлеге кискен тәнкыйтькә очрау һәм Һолландия хәрбиләренең Индонезиядәге җиңелүләре (кара: Лингаджат килешүе (en) тәхеттән ваз кичүгә китерә.

1948 елда кызы Юлиана файдасына тәхеттән ваз кичә.

58 ел ил белән идарә итү чорында Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышларын башыннан кичерә, Һолландия барлык диярлек колонияләрен югалта.

1962 елның 28 ноябрендә вафат.

Аның исеме белән астероид, тау кыясы аталган. Туган илендә һәйкәл куелган.

Remove ads

Чыганаклар

  1. Большая российская энциклопедия. В 30 томах. Том 5 (Ве-Во). М.: НИ БРЭ, 2006. ISBN 978-5-85270-334-6

Сылтамалар

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads