Винни-Пух

From Wikipedia, the free encyclopedia

Винни-Пух
Remove ads

Винни-Пух (ингл. Winnie the Pooh) — Алан Александр Мильн язган шигырьләр һәм хикәяләр персонажы. Советлар Берлегендә һәм Россия Федерациясендә Борис Заходерның рус теленә тәрҗемәләре һәм аларга нигезләнгән Союзмультфильм мультфильмнары аркылы танылган.

Кыска фактлар Винни-Пух, Туган телдә исем ...
Thumb
Винни ана зат аюсы һәм хуҗасы лейтенант Колбурн, 1914.
Thumb
Кристофер Робинның мәшһүрләшкән оригиналь уенчыклары, Нью-Йорк музее.
Thumb
Совет мультфильмына багышланган почта маркасы.
Remove ads

Барлыкка килүе

Виннипег ана зат аю баласы Лондонга 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышында катнашы өчен Бөекбританиягә күчерелгән Канада гаскәрләре белән килә. Исеме хуҗасы лейтенант Гарри Колбурн үскән Виннипег шәһәре хакына бирелә. Францияга юллану алдыннан, канадалылар аны шәһәр зоопаркына калдырырга була, калган гөмерен (1932 елга кадәр) ул анда үткәрә, җирле балалар аны бик яратып китә. 1924 елда Алан Милнның улы Кристофер Робин Милн да аның белән таныша, баланың сөелгән аю уенчыгы атасы февральдә язган шигерендә сүзгә алына.[1] 1925 елгы декабрь аенда (Раштуа алдыннан) чыккан "Дөрес булмаган умарта кортлары" (ингл. "The Wrong Sort Of Bees") хикәясендә беренче тапкыр Пух исеме кулланыла.[2][3] 1926 елда Винни-Пух турындагы хикәяләр аерым китап буларак чыга (ингл. Winnie-the-Pooh).

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads