Владимир Бутлеров

From Wikipedia, the free encyclopedia

Владимир Бутлеров
Remove ads

Владимир Александрович Бутлеров (1864 елның 3 (15) апреле, Казан, Россия империясе1934) — Россия империясенең Дәүләт советы әгъзасы, хакыйкый дәүләт киңәшчесе, алпавыт һәм эшмәкәр.

Кыска фактлар Владимир Бутлеров, Туган ...
Remove ads

Тормыш юлы

Владимир Бутлеров 1864 елның 3 (15) апрелендә Казанда рус химигы Александр Михайлович Бутлеров (1828—1886) гаиләсендә туа. Әнисе — Надежда Михайловна Глумилина (кияүдә — Бутлерова; 1828—1886), С. Т. Аксаковның туганы. Абыйсы — Михаил Бутлеров (1853—1931).

1883 елда көмеш медаль белән Ларин гимназиясен тәмамлый[1]. 1888 елда кандидат исеме белән Санкт-Петербург университетының физика-математика факультетының табигый бүлеген тәмамлый.

1888 елда 1 нче артиллерия бригадасына хәрби хезмәткә керә. 1889 елда прапорщик дәрәҗәсендә запаска чыга. Ике ел дәвамында Псков губернасы Псков өязенең 2 нче участогы земство башлыгы булып хезмәт итә; соңрак Нократ губернасы Нулин өязенең 2 нче участогында. 1892 елда Бутлеров отставкага китү турында гариза бирә.

Отставкага чыккач, Пенза губернасының Городище өязендә урнаша һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Аның Сембер һәм Пенза губерналарында җирләре булган: 1906 елда — 3221 дисәтинә, 1907 елда — 2441 дисәтинә; 1916 елда Вологда губернасында — 1928 дисәтинә үз җире һәм 59915 дисәтинә посессион хокукта. 1910 елда ул Томаш тимер юлы төзелешенә концессия ала. 1896 елдан — Городище өяз төрмә бүлеге директоры. 20 елдан артык ул Городище өязе буенча мактаулы җәмәгать судьясы булган. 1897—1900 елларда — Городище өязенең 4 нче участогы земский башлыгы. 1899—1911 елларда — Городище өяз дворянлыгы җитәкчесе.

1906 елның 12 апрелендә Пенза губернасы земствосыннан Россия империясенең Дәүләт советы әгъзасы итеп сайлана; 1909, 1912 һәм 1915 елларда вәкаләтләр бетү сәбәпле яңадан сайлана[2].

II дәрәҗә Изге Анна (1902), IV (1907) һәм III (1909) дәрәҗә Изге Владимир орденнары белән бүләкләнә.

Өйләнгән, өч баласы булган.

1934 елда вафат була.

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads