Владимир Грешнов

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Грешнов Владимир (14 ноябрь 1949 ел) — галим-инженер-механик. 1974 елдан Уфа авиация институты һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты укытучысы, шул исәптән 1988-2003 елларда металларны басым ярдәмендә эшкәртү машиналары һәм технологиясе кафедрасы мөдире, 2007 елдан — теоретик механика кафедрасы мөдире. Башкортстан Республикасы Фәннәр академиясе академигы, физика-математика фәннәре докторы (1992), профессор (1993). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшмлеклесе(2007).

Кыска фактлар Владимир Грешнов, Туган ...
Remove ads

Биографиясе

Владимир Михайлович Грешнов 1949 елның 14 ноябрендә Башкорт АССРның Ишембай шәһәрендә туган.

1974 елда Уфа авиация институтын тәмамлый һәм шул вакыттан бу уку йортында (аннары Уфа дәүләт авиация техник университеты) эшли: инженер, өлкән гыйльми хезмәткәр, өлкән укытучыдан алып «Металларны басым белән эшкәртү машиналары һәм технологияләре» кафедрасының (хәзер — нанотехнологияләр кафедрасы) мөдире, доцент, профессор булып җитешә.

2007 елдан — теоретик механика кафедрасы мөдире. 1992 елда «Металл эшкәртү технологиясендә үтә сыгылмалылыкны тикшерү һәм аны файдалы куллану ысуллары " темасы буенча «физика-математика фәндәре докторы» гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

Аның катнашлыгында булдырылган технологияләр (үтә сыгылмалык шартларында ракета-космик техника өчен детальләрне штамплау, автомобиьләр төзүдә беркетү әйберләрен салкын күләмле штамплау) элекке ССРБ предприятиеләренә кертелгән.

Зур сыгылмалы деформацияләрнең физика һәм механика өлкәсендә һәм металларны басым белән эшкәртүдә белгеч. «Ком сәгате» схемасы буенча металларны пресслауның яңа ысулын эшли. Кайнар күләмле штамплау керамик штампта беренче тапкыр башкара. Керамик штампның исәп һәм проектлау нигезләрен, металларның үтә сыгылмалы деформациясенең теоретик моделен эшли, дифференциаль штамплауны тәкъдим итә. Авиация двигательләре детальләрен һәм ракета-космик техниканың җаваплы детальләрен штамплау технологияләре Башкортстан, Русия Федерациясе һәм Бәйсез дәүләтләр берләшмәсе илләренең машина төзү предприятиеләренә кертелә.

28 уйлап табуга авторлык таныклыгына һәм патентларына ия. 90 нан артык басма эшләр авторы.

Remove ads

Патентлары

    • Штамп для горячего деформирования деталей (от 25.11.1978) (авторы — Климов Игорь Александрович, Грешнов Владимир Михайлович, Кайбышев Оскар Акрамович, Галимов Макки Даянович)
    • Штамп для изотермического деформирования (от 30.08.1981) (авторы — Грешнов Владимир Михайлович, Кайбышев Оскар Акрамович, Метелев Борис Константинович, Щеринов Виталий Николаевич, Котунов Владимир Фёдорович, Шишменцев Виктор Петрович)
    • Способ пластического структурообразования и устройство для его осуществления (от 23.06.1992) (авторы — Грешнов Владимир Михайлович, Амиров Марс Гизитдинович, Голубев Олег Вячеславович, Лавриненко Юрий Андреевич)
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Библиографиясе

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads