Владимир Нерознак

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Владимир Нерознак (17 ноябрь 1939 ел — 2 ноябрь 2015 ел) — ССРБ һәм Россия галим-тел белгече һәм җәмәгать эшлеклесе. Филология фәннәре докторы, профессор[1]. РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе. Россия Федерациясенең дәүләт премиясе лауреаты.

Кыска фактлар Владимир Нерознак, Туган телдә исем ...
Remove ads

Биографиясе

Владимир Петрович Нерознак 1963 елның 17 ноябрендә Омск өлкәсе Божедаровка авылында туган. Атасы Пётр Нерознак теле-радио тапшырулар алып баручы. А. А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының .филология факультетын тәмамлый.[2]

19661970 елларда СССР фәннәр Академиясе тел гыйлеме Институтының Ленинград бүлекчәсендә гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1970-1985 елдан СССР фәннәр Академиясенең тел гыйлеме Институтында кече гыйльми хезмәткәр, аннары өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли. 1978 елда филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә диссертация яклый[1].

19851987 елларда — гыйльми секретарь, 19871993 елларда СССР фәннәр Академиясенең әдәбият һәм тел бүлегендә — академик-секретаре гыйльми эшне оештыру буенча урынбасары[1].

19921995 елларда — директоры, 1995 елдан — Россия халыклары телләре Институтында директор урынбасары[1].

Бер үк вакытта 1982-1991 елларда ССРБ оборона министрлыгының Хәрби институтында герман телләре кафедрасы прфессоры.

1991-2006 елларда — Мәскәү дәүләт лингвистика университетында тел теориясе кафедрасы мөдире һәм профессоры.[3]

1994 елдан — академик.

Remove ads

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Дуслык Ордены (2000) — дәүләт алдындагы казанышлары, күп еллык намуслы хезмәте һәм халыклар арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен[4].
  • Россия дәүләт премиясе — «Лингвистик энциклопедик сүзлек» өчен (1995).
  • РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе.

Иҗтимагый эшчәнлеге

1986 елдан Совет мәдәнияте фонды идарәсе әгъзасы.

1991-1994 елдарда — бу фонд идарәсе рәисенең беренче урынбасары (алмаштыра Георг Мясников). Мәдәният фонды каршында Топонимика буенча Совет булдыра[1].

1992-2004 елларда Россия тел яратучылар җәмгыяте җитәкчесе.

«Россия фәннәр Академиясе Тел һәм әдәбият сериясе».журналының баш мөхәррир урынбасары.

«Русская речь» һәм «Наше наследие» журналларының мөхәрририят коллегиясе әгъзасы, «Москвичка» гәзитенең мөхәрририят советы әгъзасы.

РФА-ның тел гыйлеме институты мәгълүматы буенча, Нерознак «Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка рус кала урамнарының иске исемнәрен кире кайтаруда зур роль уйный»[1].

Төп хезмәтләре

  • Палеобалканские языки. — М., 1978.
    • Названия древнерусских городов / Отв. ред. акад. Д. С. Лихачёв. М.: Наука, 1983. — 208 с. 28 000 экз.
    • Молчанов А. А., Нерознак В. Н., Шарыпкин С. Я. Памятники древнейшей греческой письменности. Введение в микенологию. — М: Наука, 1988. [[Махсус:Китап чыганаклары/<span style="float:right; font-size:11px; font-weight:normal;" class="plainlinks">[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 5-02-010895-2]]
    • Горбаневский М. В., Нерознак В. Н. Советский «новояз» на географической карте: о штампах и стереотипах речевого мышления. — М.: Знание, 1991. — 64 с.
Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads