Владимир Сосюра

From Wikipedia, the free encyclopedia

Владимир Сосюра
Remove ads

Сосюра Владимир Николаевич (укр. Володи́мир Микола́йович Сосю́ра; 25 декабрь 1898 ел8 гыйнвар 1965 ел) — украин совет шагыйре һәм тәрҗемәчесе, журналист, хәрби корреспондент.

Кыска фактлар Ватандашлык, Туу датасы ...
Thumb
Украинаның ям маркасында Сосюра В.Н. 1998 ел
Remove ads

Биографиясе

Сосюра Владимир Николаевич Украинаның Екатеринослав губерниясе Дебальцево станицасында 1897 елның 25 декабрендә туган. Кайбер чыганакларда 1901 ел дип күрсәтелә. Кабер ташына шушы дата куелган[2]).

Әтисе Николай Владимирович сызымчы булып эшләгән, француз чыгышлы булган.

Владимир Сосюра авыл мәктәбен тамамлап, авыл хуҗалыгы училищесына укырга кергән. Биредә шул ук вакытта булачак Советлар Берлеге Маршалы К. С. Москаленко да укыган [3].

12 яшеннән Донбасс шахталарында эшләгән, Ватандашлар сугышларында да катнашкан: башта Украина Халык Республикасы ягында, шуннан - Кызыл Армия ягында. Сугыштан соң Харьковтагы Коммунистик Университетта, ары Харьков халык мәгарифе институтындагы рабфакта укыган. Шул чорда әдәби иҗатка килә.

1942-1944 елларда Сосюра - хәрби корреспондент.

1951 елда аны «Правда» газетасында «буржуаз милләтчелек»тә гаепләп мәкаләләр басыла. Сәбәбе - 1944 елда матбугат «Любіть Україну» дигән шигырь («Любить Україну» 2018 елның 11 сентябрь көнендә архивланган.)

1965 елның 8 гыйнварында вафат булган.Киевта җирләнгән.

Remove ads

Башкортстанда эвакуациядә

Бөек Ватан сугышы елларында аның гаиләсе бер аз Өфедә яши. Үзе исә, хәрби корреспондент буларак, кайтып-китеп кенә йөри. 1941-43 елларда шагыйрьнең Башкортстанда булганда язылган "Киләм" ("Иду"), "Башкортстан күге астында" ("Под небом Башкирии"), "Кыш" ("Зима"), "Хәрби җырлар..." (“Песни боевые...") дигән һәм һ.б. шигырьләре Башкортстан табигатенә, башкорт халкының һәм Бөек Ватан сугышы елларында Башкортостанга эвакуацияләнгән төрле милләт вәкилләренең, атап әйткәндә, украиннарның дуслыгына багышланган. Сосюрның әсәрләре Хәниф Кәрим, Рәшит Нигъмәти, Сафуан Әлибай һәм башка шагыйрләр тарафыннан башкорт теленә тәрҗемә ителгән. Ул үзе Әхтәм Ихсан, Сәйфи Кудаш һәм башка берничә авторның әсәрләрен украин теленә тәрҗемә иткән.

Remove ads

Бүләкләре һәм премияләре

Чыганаклар

  • С.Г.Сафуанов. Переяслав радасы. - Әдәби Башкортстан. 1954. № 5

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads