Волыния суешы

From Wikipedia, the free encyclopedia

Волыния суешы
Remove ads

Волыния суешы (ләхчә Rzeź wołyńska) яки Волыния фаҗигасе (украинча Волинська трагедія) - Икенче Бөтендөнья сугышы вакытында Өченче рейх яклы Украина баш күтәрүчеләре гаскәре тарафыннан башка милләтләрнең хәрби булмаган вәкилләрен (аеруча полякларны, алардан кала украиннарны) массакүләм үтерү. Суеш Волынь-Подолье генераль бүлгесендә 1943-1944 елларда булган[1].

Thumb
Украина баш күтәрүчеләр гаскәре үтергән поляклар, Луцк, 1943
Thumb
Көнчыгыш Галиция һәм Волыния 1939 елда

1943 елның июль-августында Украина баш күтәрүчеләре гаскәре иң күп полякларны үтергән, суешның төп корбаннары - хатын-кызлар һәм балалар.

Украина баш күтәрүчеләре гаскәре Волыниядә 35 000-60 000, ә Көнчыгыш Галициядә 25 000-40 000 полякны үтергән[2][3][4]. Үтерешләр Степан Бандера тарафыннан оештырылган, төп максаты булып "киләчәк бәйсез Украинада украин кешеләрен генә калдыру максатыннан этник чистартулар оештыру" тора[5].

1943 елда полякларның җавап итеп үч итүләре нәтиҗәсендә күп санда хәрби булмаган украиннар да үтерелгән.

Суешның корбаннары саны 50-80 мең поляк дип бәяләнә, үтерелгән украиннар саны - 2000 чамасы кеше булган.

1943 елның 11 июлендә Украина баш күтәрүчеләре гаскәре Волыниядә 99 поляк авылына һөҗүм итә, шул көнне иң күп поляк үтерелгән. 11 июль - Польшада "Волыния суешын искә алу көне" итеп билгеләп үтелә.

Remove ads

Сылтамалар

Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads