Врангель утравы
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Врангель утравы (рус. остров Врангеля, чук. Умӄилир — ак аюлар утравы) — Төньяк Боз океанындагы утрау, Көнбатыш Себер һәм Чукотка диңгезләре арасында.
Мәйданы — 7300 км².
Утрауның иң биек ноктасы — 1096 м (Советская тавы), филлит, грәнит, гнейс, кристаллы сланецлардан төзелгән. Климаты суык. Гыйнварның уртача температурасы —21,3…—23,3°С; җәй салкын һәм кыска, июльнең уртача температурасы +2…+2,5°С. Табгате Арктика тундрасына хас. Котып станциясе бар (1926 елдан). 1976 елдан утрауда тыюлык оештырылган. Утрауга рус диңгез сәяхәтчесе Фердинанд Врангель исеме кушылган.
2004 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән.
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads
