Һанс Кристиан Өрстед

From Wikipedia, the free encyclopedia

Һанс Кристиан Өрстед
Remove ads

Һанс Кристиан Өрстед (дан. Hans Christian Ørsted, 14 август 1777(17770814), Рудкөбиң, Лангеланн утравы — 9 март 1851, Копенһаген) — дан физигы, Дания король җәмгыяте сәркәтибе (1815 елдан). Копенһаген университетын тәмамлаган (1797), шул ук университетта профессор (1806 елдан) һәм Копенһаген политехника мәктәбенең директоры (1829 елдан). Төп хезмәтләре электр, акустика, молекуляр физикага карый. 1820 елда Өрстеднең электр тогының магнит угына тәэсирен ачыклауга караган тәҗрибәсе физиканың яңа өлкәсе — электромагнетизмның барлыкка килүенә сәбәп булды. Термоэлектр эффектны кәшеф иткән (Жан Батист Жозеф Фурье белән), беренче термоэлементны ясаган. Магнит кыры көчәнешлелеген үлчәү берәмлеге — өрстед аның исеме белән аталган.

Кыска фактлар Һанс Кристиан Өрстед, Туган телдә исем ...
Remove ads

Искәрмәләр

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads