Гарәпләр

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гарәпләр
Remove ads

Гарәпләр (гарәпчә عرب‎‎‎, әйтелеше /ğäräp/) — Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә яшәүче Афразия телләр гаиләсенең семит этник-тел төркемендәге халыклар төркеме.

Thumb
Гарәп гаиләсе, Рамалла, 1905
Кыска фактлар Гарәпләр, Туган тел ...
Кыска фактлар Үз аталышы, гомуми сан ...

Гарәпләр гарәп телендә сөйләшә һәм гарәп әлифбасын куллана.

Thumb
Гарәп Лигасы илләре

Гарәпләрнең гомуми саны якынча 350 миллион кеше, аларның 90%ы Ислам динен тота, бер өлеше Христиан динен тота.

Remove ads

Тарих

Thumb
Бәдәви (күчмә гарәп) шәех

Гарапләрнең бабалары - Гарәпстан ярымутравындагы кабиләләр. Гарәпләр тарихы семит телле халыклар тарихы белән бәйле.

I б.э.к. меңьеллыкта гарәпләр башка семит халыкларыннан аерыла башлаган. Көньяк гарәпләре бай Саба патшалыгына нигез салган.

Төньяк гарәпләр торган җирдә Пальмира, Набатея, Лихьян, Гассан һәм Лахм дәүләтләре булган.

Көньяк һәм төньяк гарәпләр арасында Хиҗаз аша бәйләнеш булган. Ул төбәктә торган гарәпләр үз бабалары буларак Ибраһим пәйгамбәр улы Исмаилне яки Нух пәйгамбәр оныгы Ноктанны санаганнар.

V—VI гасырда төньяк һәм көньяк гарәпләр дәүләтләре таркала башлый. VII гасырда Мөхәммәд Пәйгамбәр Ислам диненең яңа шәригатен китерә, зур Ислам дәүләте - Хәлифәткә нигез сала. Йөз елдан соң Хәлифәт Испаниядән Төньяк Африкага һәм Көньяк-Көнбатыш Азиягә кадәр җәелгән. Мароккодан Гыйракка кадәр гарәп теле - төп телгә әверелгән.

Исламның алтын гасырында төрле фәннәр — астрономия, тыйп (медицина), география, тарих, математика — зур үсеш алган.

X гасырдан Гарәп Хәлифәте зәгыйфьләнә башлый, аңа каршы тәре йөртүчеләр, монголлар, төрекләр һөҗүм итә.

XVI гасырда Госманлы төрекләр бөтен гарәп дөньясын басып ала һәм аны вилаятьләргә бүлә.

XIX гасырда инглизләр һәм французлар Төньяк Африка өлешен басып ала.

Бөренче бөтендөнья сугышы вакытында инглизләр төрекләргә каршы гарәпләр баш күтәрүләрен яклаган, Әлҗәзаиргә Европа кешеләрен, Фәләстингә Европа яһүдләрен юри җибәргәннәр [2].

Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң фәләстинлеләрдән бүтән барлык гарәп халыклары тулы азатлык алган. Әлҗәзаирлеләр Франциягә каршы сугышыннан соң 1962 елда бәйсезлеген ирешә.

Хәзер тик Фәләстин тулы бәйсезлеген ирешмәгән гарәп халкы булып калган.

Remove ads

Дин

Күпчелек гарәпләр сөнни Ислам динен тота, шигыйләр гарәпләр Иран, Гыйрак, Сүрия (друзлар, нусайритлар) һ.б. илләрендә тора. Христиан динен тоткан гарәпләр Лөбнан, Сүрия, Үрдүн һ.б. илләрендә тора.

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads