Гаяз Ишмөхәммәтов
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гаяз Ишмөхәммәтов (Гаяз Мәһди улы Ишмөхәммәтов, 1897, Җаек, Җаек өлкәсе, Россия империясе — 19 июнь 1971, Казан, РСФСР, СССР) — педагог, лексикограф. 1916-1919 елларда укытучы (Җаек ш.), 1919-1921 елларда Пугачев өяз халык мәгарифе бүлеге инструкторы, 1921-1928 елларда ятимнәр йорты мөдире, Җаек губерна халык мәгарифе бүлеге мөдире, 1928-1946 елларда татар теле укытучысы (Куйбышев ш.). 1946 елдан Казанда: Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кече фәнни хезмәткәре (1946-1949), КДУда гарәп теле укытучысы (1950-1954), КДУ фәнни китапханәсеннең кулъязмалар һәм сирәк киталар бүлеге мөдире (1954-1957). Сүзлекләр, уку әсбаплары авторы. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен гарәп теленә тәрҗемә иткән (1968).
Remove ads
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads