Гейрангер-фьорд
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Гейрангер-фьорд (норв. Geirangerfjorden) — Норвегиянең Сөннмере регионында, илнең Мёре-ог-Ромсдал фолькесының иң көньяк өлешендә урнашкан фьорд. Стур-фьорд тармакларының берсе. Бергеннан төньяк-көнчыгышка якынча 200 километр һәм Ослодан төньяк-көнбатышка 280 километр ераклыкта урнашкан. Фьорд 15 километрга сузыла һәм Сторфьордның бер тармагы булып тора. Тирәнлеге 565 метр тәшкил итә. 2005 елның июлендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.
Гейрангер-фьордта аңа исем биргән бистә - Гейрангер урнашкан. Анда Норвегиянең әлеге районының табигый-фәнни тарихы турында сөйләүче Фьордлар музее урнашкан.
Фьордның ярларында 1400 метрга кадәр биеклектәге текә кыялар һәм бозлыклар урнашкан.
Remove ads
Галерея
- Гейрангер-фьорд
- Бөтендөнья мирасы комитеты туграсы
Искәрмәләр
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads