Геннадий Сарандов
рәссам-график From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Геннадий Сарандов, Геннадий Федор улы Сарандов (чуаш. Геннадий Федорович Сарандов, 1934 елның 8 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Сихтермә ― 2003 елның 1 июле, РФ, ТР, Яшел Үзән) ― рәссам-график, каен тузы һәм агач буенча сәнгать һәм декоратив-гамәли эшләрнең үзенчәлекле остасы.
Remove ads
Тәрҗемәи хәле
1934 елның 8 мартында Татарстан АССР Әлки районы Сихтермә авылында аң-белемгә омтылган гаиләдә туган. Балачактан ук рәсем ясарга яраткан. Казан сәнгать училищесында укый башлаган, әмма шартлар булмау сәбәпле, махсус һөнәри белем алмаган, ләкин бу аңа рәссам булырга һәм табигый сәләтләрен ачарга һәм үстерергә комачауламаган. Армиядә хәрби хезмәтен үтәгәч, Казанда авиазаводта эшләгән. Аңа газета редакторы, укытучы булырга туры килә, Россиянең күп кенә шәһәрләрендә була[1].
1961 елдан Себердә яшәгән. Улан-Удэда Бурят АССР Мәдәният министрлыгында эшләгән. Монда аның иҗади эшчәнлеге башланган, халык сәнгате белән кызыксына башлаган. Иҗатының юнәлешләре ― графика, скульптура, агачны сырлап кисү.
1976 елда Геннадий Федорович Татарстанга кайтып, Яшел Үзәндә яшәгән. Биредә Идел буе халыкларының фольклорын, сәнгать промыселларының традицияләрен һәм алымнарын өйрәнгән. Нәкъ менә шушы иҗат чорында рәссам үзенең иң әһәмиятле эшләрен иҗат иткән. Аларда Сарандов тарих сюжетларына, риваятьләргә һәм әкиятләргә, А. С. Пушкин, Г. Тукай әсәрләренә мөрәҗәгать итә. Аның геройлары ― әкият, риваять һәм фольклор персонажлары. Кара урманнарда, иркен аланнарда, биек болытлы күк астында чал чәчле әкиятчеләр, шат күңелле скоморохлар, коточкыч җанварлар яши. Күп кенә эшләре Зөягә багышланган, аларда Зөянең легендар образлары һәм утрау-шәһәрчекнең реалистик пейзаж күренешләре тәкъдим ителә.

Рәссамның визит карточкасы ― каен тузы белән эшләү. Әлеге уникаль материалны эшкәртү һәм куллануның борынгы серләрен җентекләп өйрәнгән, аларга үз табышларын өстәп, чын остага әверелгән. Графика белән шөгыльләнүен дәвам иткән. Рәссам янына Россиядән генә түгел, Голландия, Англия, Германиядән дә үзенчәлекле иҗатны бәяләүчеләр килә торган булган[2].
Яшел Үзәндә, Волжскида, Казанда (2019, Василий Аксеновның йорт-музее[3]) рәссамның күргәзмәләре үткәрелгән. Кайбер эшләре сатып алынган һәм хәтта чит илгә шәхси коллекцияләргә алып кителгән. 2017 елның 11 мартында Зөядә «Иске су башнясы» күргәзмәләр залында (Раштуа тыкрыгы) рәссамның «Древо творчества» (Иҗат агачы) күргәзмәсе уздырылган. Экспозициягә рәссамның гаиләсе җыелмасыннан 70кә якын экспонат (каен тузы, агач, графика эшләре) кертелгән[4]. 2024 елның 4 июлендә Яшел Үзәннең сәнгать галереясында рәссамның «Древо творчества» (Иҗат агачы) күргәзмәсе ачылган[5].
Remove ads
Гаиләсе
Хатыны Тамара Александровна, музыка мәктәбе педагогы. Өлкән улы Всеволод ― музыкант, композитор, Казан консерваториясен тәмамлаган, лингвист, инглиз теле укыта. Кече улы Владислав ― медицина өлкәсендә бизнес белән шөгыльләнә[6].
Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads