Георгий Квирикашвили

From Wikipedia, the free encyclopedia

Георгий Квирикашвили
Remove ads

Георгий Квирикашвили(гөрҗ. გიორგი კვირიკაშვილი; 20 июль 1967 ел) — грузин сәясәтчесе һәм дәүләт эшлеклесе, 2015 елның 30 декабреннән 2018 елның 20 июненә кадәр — Грузиянең Премьер-министры.

Кыска фактлар Георгий Квирикашвили, Туган телдә исем ...

Георгий Джемалович Квирикашвили 1967 елның 20 июлендә Грузия ССРның башкаласы Тбилисидә туган.

1984 елда Владимир Комаров исемендәге физика-математика юнәлешендәге интернат-мәктәпне тәмамлаган[4].

1984-1991 елларда Тбилиси дәүләт медицина университетында табиб-терапевт белгечлеген үзләштерә.

1986-1988 елларда Совет Армиясендә хәрби хезмәт итә.

1990-1995 елларда Иванэ Джавахишвили исемендәге Тбилиси дәүләт университетының икътисад факультетында белем ала.

1997-1998 елларда АКШ-ның Иллинойс штатындагы Урбана һәм Шампей калаларында урнашкан Иллинойс университетында белемен камилләштереп, финанс өлкәсендә фән магистры дәрәҗәсе ала.[5]

Remove ads

Карьерасы

  • 1993-1996 еллар — "Берләшкән Грузия Банкы"нда финанс өлкәсендә карьерасын башлый һәм кредит департаменты начальнигы урынбасары вазифасына кадәр хезмәт баскычлары үтә;
  • 1996-1997 еллар. —"Экспорт-Импорт Банкы"ның вице-президенты;
  • 1997-1998 еллар — «Берләшкән Грузия Банкы» идарә департаментының филиал директоры;
  • 1999 елдан дәүләт канцеляриясендә: финанс, акча-кредит һәм тышкы икътисад хезмәтендә начальник урынбасары булып эшли; Грузия Хөкүмәте һәм АКШ-ның Халыкара үсеш агентствосының берлектәге программасындагы кече һәм урта бизнесны үстерү төркеменең җитәкчесе була;
  • 1999-2004 еллар —Грузия парламенты әгъзасы, Икътисади сәясәт буенча комитет рәис урынбасары;
  • "Розалар революциясе"ннән һәм властька Михаил Саакашвили килгәннән соң дәүләт хезмәтеннән китә һәм бизнес эшчәнлегенә кире кайта
  • ;2004-2006 еллар Беренче Коммерция Банкының башкарма дирекциясе консультанты;
  • 2006-2011 еллар —"Карту Банкы"ның генераль директоры;
  • 2012 елның 25 октябрендә Грузиянең Борис Иванишвили җитәкләгән яңа хөкүмәтендә икъктисад һәм тотрыклы үсеш министры итеп тәгаенләнә;
  • 2015 елның 1 сентябрендә Грузиянең чит ил эшләре министры вазифасына тәгаенләнә;
  • 2015 елның 30 декабрендә Грузия парламенты үзенең пленар утырышында кандидатурасын раслагач һәм хөкүмәтнең ул тәкъдим иткән составын яклагач, Георгий Квирикашвили Грузиянең премьер-министры булып китә.[5][6]
Remove ads

Искәрмәләр

Сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads