Герпетология
From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
Герпетология (гр. herpeton сөйрәлүче + logos тәгълимат) — зоологиянең амфибияләр һәм сөйрәлүчеләр систематикасын, морфология, физиология, экология, географиясен һәм тарихи үткәнен өйрәнә торган тармагы.
Амфибияләр һәм сөйрәлүчеләр турында герпетологиянең бердәм объекты буларак күзаллау тарихи яктан К. Линней һәм аның эшен дәвам иттерүчеләр тарафыннан эшләнгән хайваннар дөньясы системасы белән бәйле. Линнейның «Табигать системасы»нда (1735) умырткалыларның һәр бу ике классы да бер класска — амфибияләргә берләштерелгән. Әмма соңрак амфибияләр белән сөйрәлүчеләр арасында җитди аерымлыклар табыла һәм амфибияләрне, ягъни җир-су хайваннарын өйрәнү зоологиянең аерым бүлеге булып аерыла.
Remove ads
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Remove ads