Гольджи аппараты

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гольджи аппараты
Remove ads

Гольджи аппараты - төшле күзәнәкнең куыкчыклардан торган бер мембраналы органоиды, монда күзәнәкнең әһәмиятле матдә­ләре — майлар, углеводлар җитешә, аксымнар туплана һәм модификацияләнә, соңыннан алар цитоплазмага күчә, яки везикулаларга тутырылып, күзәнәктән чыгарыла.

Кыска фактлар Гольджи аппараты, ... хөрмәтенә аталган ...
Remove ads

Тарихы

Гольджи аппаратын 1898 елда Италия галиме Камилло Гольджи ачкан.

Төзелеш

Гольджи аппараты берничә яссы цистерна (диск сыман капчыклар) һәм куыкчыклардан тора, үсемлекләр күзәнәгендә куыкчыклар гадәттә бер-берсе белән тоташмаган булалар, хайваннар күзәнәгендә киресенчә көпшәләр белән тоташалар яки куыкчык берәү генә була.

Гольджи аппараты 3 бүлектән тора:

  • Цис-бүлек (төшкә якынрак);
  • Мета бүлек;
  • Транс-бүлек (төштән иң ерагы).

Бу бүлекләр бер-берсеннән ферментлар җыелмасы белән аерылалар. Цис-бүлектәге беренче цистернаны «коткару цистернасы» дип атыйлар, чөнки аның ярдәмендә эндоплазматик челтәрдән чыгарылган матдәләр кире кайтарыла. Цис-бүлекнең ферменты фосфогликозидаза манноза углеводына фосфатны куша. Урта бүлектә ике фермент эшли: манназидаза (маннозаны алып ата) һәм N-ацетилглюкозаминтрансфераза (гликозаминнарны куша). Транс-бүлектә пептидаза (аксымнарны таркату, ягъни протеолиз башкара) һәм трансфераза (осуществляет переброс химических групп).

Remove ads

Функцияләр

Гольджи аппараты эндоплазматик челтәрдә ясалган аксымлы продуктларны җыю һәм җибәрүне башкаручы төп станция. Эндоплазматик челтәрдә синтезланган аксымнар Гольджи аппаратына куыклар (бер мембраналы везикулалар) эчендә күчереләләр һәм аның мембраналары белән кушылалар. Гольджи аппаратында эшкәртелгәннән соң алар күзәнәк эчендәге тиешле реакцияләр урыннарына тапшырылалар яисә экзоцитоз ярдәмендә күзәнәктән тышка чыгарылалар. Шунлыктан Гольджи аппаратының эшен почта бүлекчәсе белән чагыштырырга мөмкин. Ул аксымнарны махсус тышчалар эченә урнаштыра һәм аларна билгеләр ("маркалар") беркетә. Гольджи аппараты шулай ук липидлар транспорты һәм лизосомалар барлыкка китерүдә катнаша.

Шулай ук карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads