Гомуми чагыштырмалылык теориясе

From Wikipedia, the free encyclopedia

Гомуми чагыштырмалылык теориясе
Remove ads

Гомуми чагыштырмалылык теориясе (tat.lat. Ğomumi çağıştırmalılıq teoriäse(үле сылтама), алман. allgemeine Relativitätstheorie) - геометрияле тартылу теориясе, Махсус чагыштырмалылык теориясен үстерә. 1915-1916 елда Альберт Эйнштейн тарафыннан бастырылган.

Кыска фактлар Гомуми чагыштырмалылык теориясе, Нигезләнү датасы ...
Remove ads

Гравитациянең Ньютон теориясен үзгәртү кирәклеге

Классик Ньютон тартылу теориясе буенча тартылу көче - ерак тәэсирле һәм бер мизгелдә һәрбер ерак ноктада тәэсир итә. Бу Махсус чагыштырмалылык теориясенә каршы килә, чөнки анда галәмдә иң зур тизлек - яктылык тизлеге була. Ньютон гравитациясе - инвариантлы түгел: табигать кануннары төрле хисап системаларында төрлечә баралар. Шуңа күрә Эйнштейн яңа теорияне - табигать кануннары һәр хисап системасында инвариантлы булсын өчен теорияне эзли башлаган. Нәтиҗәсендә Гомуми чагыштырмалылык теориясе барлыкка килгән.

Remove ads

Тасвирлама

Гомуми чагыштырмалылык теориясе буенча бөтенесе гравитация эффектлары көч яки кыр булып тәэсир итешү түгел, ә фәза-вакытның деформациясе сәбәпле барлыкка килә. Фәза-вакытның деформациясе масса-энергия булганлыктан килеп чыга.

Гомуми чагыштырмалылык теориясе буенча фәза-вакытның кәкрелеге аның эчендә матдәгә бәйле.

Гомуми чагыштырмалылык теориясе - күп тәҗрибәләрдә дөресләнгән, хәзерге вакытта иң уңышлы гравитациянең теориясе булып тора.

Remove ads

Фаразларын дөресләнү

Thumb
Массивлы җисем янында геодезик сызыкларның тайпылышы
Thumb
Кара тишек тирәсендә плазма әйләнүе

Гомуми чагыштырмалылык теориясенең фаразлары:

  • вакытның гравитацион әкренәйтеше,
  • гравитацион кызыл күчеш,
  • гравитацион кырда сигналның тоткарланышы

- соңрак тәҗрибәләрдә дөресләнгән,

  • читләтеп әле - гравитацион нурланыш.
  • Күп күзәтүләр Гомуми чагыштырмалылык теориясенең фаразы - кара тишекләр булуына күрсәтәләр.

Ләкин Гомуми чагыштырмалылык теориясе Квант теориясе белән бәйләү омтылышлары уңышлы булмаган һәм күп галимнарның хыялы: Гомуми чагыштырмалылык теориясе - Квант теориясенең классик чиге булуы - гамәлгә ашмаган.

Төп нигезләре

Гомуми чагыштырмалылык теориясе нигезләре

  • Инертлы масса (Икенче Ньютон канунында) гравитацион массасына тигез.
  • Инертлы масса гравитацион массасына тигез булуы сәбәпле, җисемнәр кәкрәнгән фәза-вакытның геодезик сызыклары буенча хәрәкәт итәләр.
  • Дүрт үлчәнешле фәза-вакытта интервал 10-компонентлы метрик тензор белән билгеләнә, бу интервал ярдәме белән геодезик сызыклар табыла.
  • Фәза-вакытның кәкрелеге аның метрикасы - метрик тензор белән билгеләнә.
Remove ads

Математик нигезләре - Эйнштейн тигезләмәсе

Эйнштейн тигезләмәләре кәкрәнгән фәза-вакытта булучы матдә үзлекләре фәза-вакытның кәкрелеге белән бәйлиләр.

(тигезләмәдә: сул якта - геометрия (дүрт үлчәнешле фәза-вакыт), уң якта - матдә)

биредә — Риччи тензоры (фәза-вакытның кәкрелеге тензорыннан килеп чыккан )

— скаляр кәкрелек, - метрик тензор, һәм Риччи тензоры

— космологик даимие, - энергия-импульс тензоры, — Пи саны, — вакуумда яктылык тизлеге, — Ньютон гравитацион даимие.

- Эйнштейн тензоры

— Эйнштейн гравитацион даимие.

Remove ads

Искәрмәләр

Әдәбият

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads